16+

Болгарда Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган чара узды

Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда республикадан тыш, Россия төбәкләреннән дә дин әһелләре җыелды: ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һ.б.

2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча Мөхәммәд пәйгамбәр туган рәбигыль-әүвәл аена кердек. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә бәйрәм чаралары үткәрелә, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхәбәләре турында сөйләнелә, мөнәҗәтләр башкарыла, Коръән аятьләре укыла.
- Мәүлид - бөек бәйрәм. Мөхәммәд пәйгамбәрне олылап, кешеләргә Коръән сүрәләрен, догаларын җиткерү өчен искиткеч мөмкинлек бу, - диде Минтимер Шәймиев.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Болгар тарихи-археологик комплесының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен искәртеп, бу максатка Болгарның рухи мирасы ярдәмендә ирешеп булганын әйтте.
Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading