Мактана димәгез, зинһар, мине юмарт диләр. Чөнки миңа кешеләрне шатландыру ошый. Аннары бу миңа килешә дә. Бер сабыйның башыннан сыйпап, ике алма бирсәм, кич белән килгән кунак бер чиләк алма китерә безгә.
“Идел пресс”та эшләгән чагым. Ниндидер бер очрашудан кайтып киләм. Ишек төбендә бер авыру хатын басып тора. Һәр җомга көнне килеп безне кемгә хәер бирергә дигән проблемадан коткарганга күрә, без аны яратып, үз итеп: “Җомга апа”, – дип йөртә идек. Бу Ходай тузганагы яныннан берәү дә тыныч кына үтеп китә алмый: кем газет-журнал бирә, кем – акча. Рәҗәп ае хәере булсын дип, акча янчыгымнан мин дә аңа кәгазь унлык суздым. Ул олыга да, кечегә дә апа дия иде, чын күңеленнән, кояштай балкып, рәхмәт әйтә белә иде. Аны сөендерә алуыма үзем дә шатланып бүлмәмнең ишеген ачып, өстәлем артына кереп утырып бер-ике эшемне карарга өлгердемме икән, телефоным шалтырады.
Әниемнең олы абыйсы икән. Мин синең яныңа киләм, төшәрсең әле, диюе. Озак та узмый мин абый каршында гаҗәпләнүдән авызымны да ябарга онытып басып тора идем. Абыем кәгазьгә төреп миңа 1000 сумлык сузып тора. “Менә сиңа әбиең белән бабаң җибәргән”, – дигәч, саташамы әллә, дигәндәй куркып абыйның күзенә карадым. Юк, бик акыллы кыяфәттә хәйләкәр елмаеп басып тора. Баксаң ул бабайлардан калган акчаны саклык банкасына салган да, шуның процентын барлык туганнарга тигезләп бүлеп биргән икән. Күктән төшкән бәхет булды бу – Җомга апаның рәхмәтләре ярты сәгать үттеме-юкмы биргән хәеремнән дә зуррак сумма булып, үземә үк әйләнеп кайтты. Ничек аңлатырга моны? Хәер, нигә аңлатып азапланырга. Чын күңелдән, ихластан эшләгән игелек җирдә ятмый – шул гына.
Икенче юлы тагын да гаҗәбрәк хәлләргә тарырга туры килде миңа. Татарстан журналистларының съездына мине дә чакырдылар. Урыным республикабызның атаклы мөслимәсе Әлмира апа Әдиятуллина белән янәшә туры килде. Тәнәфестә ул үз газетасы “Мөслимә”нең хәле турында сөйләп алды. Бигүк шәптән түгел каталогта теркәлү өчен дә шактый сумма кирәк икән. Ә минем шат чак, юмарт чак – акча янчыгын ачтым да, ике дә уйлап тормыйча, Әлмира апа кулына шытырдап торган кәгазь меңлек тоттырдым. Ул башта ни дияргә дә белмәде. Аннары ниятемнең изге икәнен, Ходай ризалыгы өчен биргәнемне белгәч, елый-елый рәхмәт укыды.
Бу вакыйганың дәвамы икенче көнне булды. Бик зур кешенең кабул итү бүлмәсененән шалтыраттылар. Бик тиз килеп җитәргә куштылар. Такси тотып, сулышым кабып, ни булды икән дип, борчылып килеп керсәм, мине монда зур бер бәйләм чәчәк һәм конверт көтә икән. Бу кече күңелле зур кеше минем иҗатымны яратканга күрә шәхсән кулымны кысып юбилеем белән котларга уйлаган. Ә инде конвертта минем кварталлык хезмәт хакым кадәр 5 меңлекләр ятканын күргәч, иңемә канатлар үскәндәй булды. Юк акча өчен түгел, хезмәтемне шулай бәяләүдән иде ул шатлык. Кайта-кайта уйлап кайттым бу бит теге Әлмира апага биргән меңлек шулай зураеп күбәеп кайтты. Кемнәрдер очраклык, сафсата дияр. Ай-һай мондый ук очраклык булырмы икән?
Мин бу вакыйгаларны яшерми кешеләргә сөйләргә яратам. Юмарт кешеләр күбрәк булуын теләгәнгә шулай. Бер мин генә түгел, күпләр мондый сәер очраклыкка таралар икән. Бер ресторан-кафеның директор урынбасары булып эшләүче абзый мондый хәлне сөйләп шаккатырды мине.
– Кафе ачылганчы килгән идем, тәмле кайнар өчпочмаклар яңа пешеп кенә чыккан. Ишек төбендә хәер сорап утыручы кешегә башта кырын күз белән өстән генә карап үттем. Аннары җанымда нәрсәдер уянгандай булды да бер пакетка салып майлары агып торган кайнар өчпочмакларны: “Мә, туган!” – дип аңа суздым. Калтыраган куллары белән мин биргән капны алды да саргайган тешле авызы белән елмаеп, чын күңеленнән кат-кат рәхмәт укыгач, аларны тәмләп ашый башлады. Безнең эштә дә һәр грамм исәптә булса да, үземнең бу юмартлыгыма сөенеп бетә алмадым. Ул да бит Ходай бәндәсе аның шушы хәлгә калуында кем гаепледер бит әле?! Бу хәлне оныткан идем инде.
Төшке аштан соң гаҗәпләнеп хатыным шалтыраты. Бераз черем итим дип кенә яткан икән бер төш күргән. Авылның иң ярлы, дөньялыкта гомер тамагы ипигә дә туймаган карчыкның ахирәттә алдында табагы белән кайнар өчпочмак ди. Үзе шундый сөенгән, ди Хатыным хәер сорыйдыр дип уйлап куйган. Ә мин бу төшнең нигә кергәнен бик тиз чамаладым: теге бомжның чын күнелдән әйткән рәхмәтләре авылыбызның ярлы карчыгына дога булып барып ирешеп, аны да сөендергән. Шул гына, – дип сөйләгән иде урынбасар.
«Ике дөнья – бер кәнди”, – дими чараң юк инде моннан соң. Бу хәл минем белән булмады үзе, ялганласа, ул ялганласын Ләкин аның да дөресен генә сөйләүче иманлы абзый икәнен яхшы беләм.
Менә шундый эшләр. Әлеге язма аша бүгенге заман кешеләрен игелекне күбрәк кылырга өйрәтербез, бәлки. Эх, шулай булсачы!
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Мин бик нык ошанам бу халлэргэ.узем белэн булган вакыйгаларга таянып эйтэ алам, мин эбием тэрбиясендэ устем, 17яшьтэн эбием яныннан чыгып китеп инде буген 71 яшемне тутырдым, барысында узем таптым, гомер буе ярдэм иту чарасын таба идем, эллэ аллахы тэгалэ мина гел шундый ярдэмгэ мохтаж кешелэрне очраткандыр...алла бер, аллахым ризалыгы очен диеп бирэм садакаларымны...Миннэндэ бэхетле бала юктыр бу доньяда ...
0
0