16+

БРИКС илләре уеннары дөнья спортчыларын кызыксындыра

Казанда быелның 12-23 июнь көннәрендә БРИКС илләренең халыкара спорт уеннары була.

БРИКС илләре уеннары дөнья спортчыларын кызыксындыра

Казанда быелның 12-23 июнь көннәрендә БРИКС илләренең халыкара спорт уеннары була.

БРИКС баштагы чорында Россия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасын (ЮАР) берләштерә иде. Әлеге оешмага инде дистәләгән ил әгъза булып керергә җыена.

Һиндстанда 2016 елда, БРИКС саммиты кысаларында, 17 яшькә кадәрге үсмерләр командалары футбол уйнаган. Кытай да үз чиратында спортның 2 төреннән бәйге үткәргән.

Кемнәр килә?
– БРИКС кысаларындагы уеннар баштагы чорда кечерәк кенә спорт-фестиваль рәвешендә оештырылган. Казандагы БРИКС уеннары инде Европа чемпионаты дәрәҗәсендәге ярышлар булачак. 60 илдән 5 мең спортчы киләчәк, алар спортның 29 төрендә көч сынашачак. Татарстанның һәм Казанның халыкара спорт уеннарын оештыруда Универсиададан башлап, 15 еллык олы тәҗрибәсе бар. БРИКС уеннарына әзерлектә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте зур теләктәшлек күрсәтә, – диде республиканың спорт министры Владимир Леонов Хөкүмәт йортында уздырылган брифингта.
Бразилия Казанга иң зур команда белән килергә җыена. Россиянең җыелма командасы тулысынча катнаша. Россия җыелма командасы составында Татарстанның да көчле спортчылары чыгыш ясый.

Бриксик” – талисман
БРИКС илләре спорт уеннарының талисманы итеп Бриксик расланган. Ул – елмаеп торган леопард. Владимир Леонов әйтүенчә, узган атнада үткәрелгән Казан марафонында спортчылар, тамашачылар һәм бигрәк тә, балалар Бриксикны бик ошатканнар, фоторәсемнәргә төшкәннәр.

Билетлар
БРИКС илләре спорт уеннарына билетлар 100-300 сум чикләрендә билгеләнгән. Инде 20 мең билет сатылган. 
– Билетларны Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владивоситок, Краснодар, Чиләбе, Хабаровск шәһәрләрендә яшәүчеләр актив төстә сатып ала. БДБ илләрендә дә алалар, – диде Владимир Леонов.

Көрәшне дә күрсәтәбез
Спортчылар мисал өчен спортның йөзү, суга сикерү, җиңел атлетика, теннис, бокс, бадминтон, байдаркада ишү, ат спорты шулай ук самбо, билбау көрәше, көрәш һәм башка төрләрендә чыгыш ясаячак.

Җиңүчеләргә 380 комплект медаль һәм акчалата бүләкләүләр әзерләнгән. Спорт чараларын МАТЧ ТВ каналыннан һәм “ВКонтакте” төркемендә карап булачак.

Тәмле һәм күңелле программа
– БРИКС илләре спорт уеннарында катнашучыларга татар һәм башка халыкларның милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Хәләл ашамлыклар да әзерләнә. Экскурсияләр оештырыла. Спортчылар 23 июньдә Казанда узачак Сабантуй мәйданнарына да алып барылачак, – диде министр Владимир Леонов.

Фото: https://bricskazan2024.games/tat

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading