16+

Бөтенроссия форумы яшьләре ришвәтчеләрне «пешекләргә» әзерләнә

Һәр елның 9 декабрендә билгеләп үтелә торган Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне шигарендә, Казанда 9 декабрьдә Бөтенроссия яшьләр гражданнар форумы була.

Бөтенроссия форумы яшьләре ришвәтчеләрне «пешекләргә» әзерләнә

Һәр елның 9 декабрендә билгеләп үтелә торган Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне шигарендә, Казанда 9 декабрьдә Бөтенроссия яшьләр гражданнар форумы була.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш белгече Салават Рәхимов хәбәр итте әлеге яңалыкны.

— Республикада ришвәтчелеккә каршы 26 яшьләр комиссиясе эшли, 16 муниципаль берәмлек башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча яшь киңәшчеләре бар,- диде ул.
— Яшьләр форумыннан берәр файда чыгамы соң?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Уйлап карасак, укытучының хезмәте дә шул көнендә үк нәтиҗә бирми, мәктәптә алынган белем киләчәктә нәтиҗә бирә. Форум да үгет-нәсихәт рухында үткәрелә. Яшьләргә һөнәри белемнәрне яхшылап үзләштереп, үз көчең белән тырышып яшәгәндә дә үсешкә ирешеп булуы идеясе җиткерелә, ришвәтчелекнең начар гамәл булганлыгы төшендерелә,-дип җавап кайтарды Салават Рәхимов.

Республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Алла Кондратьева ришвәтчелеккә каршы көрәштә җәмәгать оешмаларының актив катнашуларын мактап телгә алды.
— Егетләр белән кызлар үзләренең фикерләрен “Яшьләр парламенты” аша да кыю рәвештә белдерәләр,- диде Алла Кондратьева.

“Бирмәскә һәм Алмаска!” (“Не дать-Не взять!”) яшьләрнең ришвәтчелеккә каршы республика программасы җитәкчесе Алена Лапенкова таныштырганча, форумда Татарстаннан, шулай ук Мурманск, Воронеж һәм Ульяновск өлкәләреннән 250 кеше катнашачак.

Пленар сессиядә Россиянең кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова, Россия Иҗтимагый палатасы секретаре Лидия Михеева, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Премьер-министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдиновның булуы көтелә.
— Форумда ришвәтчелеккә каршы көрәшнең яңа алымнары барланачак, яшьләрнең волонтерлык хәрәкәте аша да үзләрен күрсәтү мөмкинлекләре һәм җәмәгать оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышулар булачак,- диде Алена Лапенкова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading