16+

Бу бәхет кемгә елмая?

1 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә зур тантана булачагын ишеткәнсездер инде. «Болгар» радиосының җиде ай дәвамында сайлап алынган җиңүчеләре - 21 җырчыга «Музыкаль дистә» хит-парады милли музыка премиясе һәм йолдыз төшерелгән затлы сын тапшырылачак.

Бу бәхет кемгә елмая?

1 декабрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә зур тантана булачагын ишеткәнсездер инде. «Болгар» радиосының җиде ай дәвамында сайлап алынган җиңүчеләре - 21 җырчыга «Музыкаль дистә» хит-парады милли музыка премиясе һәм йолдыз төшерелгән затлы сын тапшырылачак.

«Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясе дә шул уңайдан журналистларны җыеп, кайбер серләрне ачарга ашыкты. Кемнәр һәм нинди имтихан аша җиңүгә ирешкән, бу елның апрель аеннан телевизион форматта эшкә керешкән «Музыкаль дистә» хитлар-парадында ни рәвешле тавышлар бирелгән, 1 декабрьдә узачак тантанада нинди «йөзем»нәр көтелә?
Әлеге чарада җиңгән җырчылар исемлеге шактый саллы булып чыкты. Бер ай дәвамында туры эфирда тавыш җыйган өчәр җиңүче (җиде айны исәпкә алсаң, җәмгысы 21 җырчы) милли музыка премиясенә лаек дип табылды. Конференциядә катнашкан «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова һәм «Болгар» радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахмановның әйтүенчә, тантана үзенең иң гадел хөкеме белән үк аерылып торачак - монда бер генә тавыш та ясалма барлыкка килмәгән. Танылган җырчылар янәшәсендә чыгыш ясаячак яшь башкаручылар - Чулпан Йосыпова, Марат Фәйрушин, Алинә Давыдова, Сиринә Зәйнетдинова кебек талантларның да йөрәктән йөрәккә күчеп, халык мәхәббәтен яулавы гына да тамашаның гадел нигезгә корылганын дәлилләп тора.
Концертның алып баручылары да билгеле: алар - Рөстәм Гайзуллин, Айсылу Хаҗиева һәм Алия Заһидуллина булачак. Кич дәвамында алар «Сезгә нинди җыр кирәк?» дигән сорауга җавап эзләячәк. Хәер, бөтен серне дә ачып бетермик әле. 1 декабрьдә узачак «Болгар» радиосы милли музыка премиясе тапшыру тантанасы һәрберегезгә ул серләрне үзе ачып бирер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading