16+

"Бер авылда бердәнбер карчык яши. Анда да сатарга барабыз..."

Бу үзенә күрә аралашу, мәгълүмат алышу мәйданы да, яңарак кына мичтән чыккан ризыклар белән гаиләне тәэмин итү урыны да   “Бүген базар килә!” – дип, һәр шимбә авыл карчыклары иртүк ашын куеп җибәрә, ашыга-кабалана иртәнге тугызга кадәр эшләрен төгәлли. Аннары шкафтан матур киемнәрен тартып чыгарып, яхшыга гына яба торган шәлен бәйләп, чүпрәктән тегелгән сумкасына берничә пакет салып олы урамга юнәлә.

"Бер авылда бердәнбер карчык яши. Анда да сатарга барабыз..."

Бу үзенә күрә аралашу, мәгълүмат алышу мәйданы да, яңарак кына мичтән чыккан ризыклар белән гаиләне тәэмин итү урыны да   “Бүген базар килә!” – дип, һәр шимбә авыл карчыклары иртүк ашын куеп җибәрә, ашыга-кабалана иртәнге тугызга кадәр эшләрен төгәлли. Аннары шкафтан матур киемнәрен тартып чыгарып, яхшыга гына яба торган шәлен бәйләп, чүпрәктән тегелгән сумкасына берничә пакет салып олы урамга юнәлә.

“Бәйрәм” көн
Үзем өч кибетле Югары Тегермәнлек авылыннан (Балык Бистәсе районы) булгач, минем өчен күчеп йөри торган базар – ят күренеш. Дөрес, бездә дә Үзбәкстан яки башка БДБ илләреннән килгән кешеләр зур-зур сумкалар өстерәп әйбер саталар (соңгы араларда алар да сирәк күренә бугай). Ә берничә машина килеп халыкны төрле әйберләр белән тәэмин итүне хәтерләмим. Әллә халык кирәксенми, әллә кибетчеләр каршы тора. Мөгаен, соңгысыдыр. Ни дисәң дә, конкуренция – конкуренция булып кала. 

Ә менә Буа районы Кыр Тәүгелде авылында базар килү бәйрәмгә тиң. Моны халык та бик көтеп ала, авыл җирлеге башлыклары да каршы төшми. Конкуренция тудырырга кибет тә юк. Кайчандыр кечкенә кибет эшләгән, әмма кешеләрнең ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмагангамы, ябылырга мәҗбүр булган. 

“Халык заказ да бирә”
Гөлнара Рыбакина дистә еллар ире белән авылдан авылга йөреп кием-салым, хуҗалык кирәк-яраклары сата икән. Аның белән сату серләре хакында гәпләшеп алдык.
– Шушы бизнеска кадәр сату белән шөгыльләнгән, кибет тоткан булмады. Уйладык та эшләп карарга булдык. Әйберләр артыннан элегрәк Мәскәүгә бара идек, хәзер Казан, Ульянның күпләп сату базарларына йөрибез. Буа, Тәтеш районнары авылларында, Чуашстан республикасында сату итәбез. Үзебез Буада яшибез. Эше керемлеме дигәндә, Аллаһка шөкер, шул акчага әкрен генә яшәп ятабыз, – ди Гөлнара.

– Авырлы килеш тә сатып йөргәнсез, дип ишеттем. Зыян килмәдеме соң? Суыкта басып тору җиңел түгел бит.
– Юк, киресенчә, хәрәкәт, саф һава, физик эшнең файдасын күрдем. 

– Авыл белән авыл арасында аерма бармы? Әллә барлык авылда да сату бер ешлыкта тирбәләме?
– Төрлечә була инде. Бу карта уены кебек. Уңыш күп факторларга бәйле: пенсия килгән вакытта, бәйрәм алдыннан яхшы алалар. Шулай ук һава торышы да зур роль уйный. 

- Ни өчен кием-салымга тукталырга булдыгыз?
– Азык-төлек сату өчен зуррак машина, суыткыч кирәк. Әлбәттә, ашамлыкларны күбрәк алалар, әмма без әлегә үз юнәлешебездән канәгать. Киләчәктә ничек буласын күз күрер. 

– Барлык авылларда да бер үк сатучылар йөрисезме, әллә төрлеме?
– Төрле. Сатучылар бик күп.

– Кием-салым буенча сезнең көндәшләр юк бугай?
– Бу авылда юк.

– Андыйлар белән низаглар килеп чыкмыймы соң?
– Без алай тавышланып йөри торган кешеләр түгел, бераз кырыйдарак торабыз. 

– Димәк, теләсә кайсы шәхси эшмәкәр авылларга чыгып сату оештыра ала? 
– Әйе, әмма кайбер авыл җирлекләреннән рөхсәт алырга кирәк.

– Халык сездән күбрәк нәрсә ала?
– Хуҗалык тауарлары. Кием-салым, чүпрәкләргә сорау аның кадәр зур түгел, көндәлек әйберләр кирәк. “Икенче юлы шушы әйберне алып килегез әле”, –  дип заказ да биреп җибәрәләр. 

“Кеше күрергә чыгабыз”
Авылда яшәүче Әлфия Гимадова базарга атна саен чыгабыз, чөнки кибетләр юк, ди. Киемнәрне дә, азык-төлекне дә биредән алуын, бәяләрнең түзәрлек булуын әйтте. 

“Бирегә кеше күрергә, аралашырга да чыгабыз, чөнки клубта чаралар үткәрелми, башка барыр урын юк. Кибетең булмагач, атна ахырын түземсезлек белән көтеп торасың инде. Пенсия алган вакытта акча күбрәк туза, аннары аякны юрганга карап сузарга туры килә. Аеруча Чуашстаннан килгән азык-төлекне үз итәбез, чөнки алар “свежий” була”, – дип фикерләре белән уртаклашты Әлфия апа.

Эльмира Ибраһимова – райпо кибете сатучысы. Ул машина йөртүче белән бергә Кыр Тәүгелде авылына атнага ике тапкыр – чәршәмбе төштән соң һәм шимбә иртән килә. Тәүгелдедә озак тормадылар, чөнки башка авылларда да аларны көтеп торалар. Кибет булмаган авылларны табынның патшасы булган ипи һәм сөт ризыклары белән тәэмин итәләр. Әлбәттә, башка төр азык-төлек тә сатыла. Аларын да халык бик теләп ала. 

Эльмира апа җылы кибеттә, уңайлы шартларда түгел, ә суык көннәргә түзеп, инде унсигез ел көн саен авылларга чыгып китә. Шулай булса да зарланмый, ияләндем инде, ди. Кешеләрнең исемнәрен яттан белә, аны да барысы да үз туганы яки авылдашы кебек якын күрә. 

Сату буенча план куелган – ай саен 400 мең сумлык тауар сатарга кирәк. Әмма һәрвакыт аны үтәү мөмкин түгел, ди. Мәсәлән, кыш көне эш авыррак бара икән, чөнки карт-коры йә авырып өйдә ята, яки суыктан куркып урамга чыкмаска тырыша. Сатучы шулай ук бәяләрнең артуы да нык йогынты ясавын, кешеләр пенсияне җиткерә алмавын ассызыклап үтте. 

Әлеге кибет, ничә кеше яшәвенә карамастан, барлык билгеләнгән авылларга  йөри икән. “Бер авылда бердәнбер карчык – Надя апа яши, әмма без анда атна саен барабыз. Әбекәй җиде көнгә җитәрлек итеп ун ипи алып куя”, – диде Эльмира Ибраһимова.

“Тәүгелде авылында бер кибет тә юк. Барыбыз да сиксән ягындагы карчыклар, ипи кибете булса да, яхшы булыр иде. Урамнан җыеп йөрү уңайсыз. Теләгән вакытта барып, иң кирәкле әйберләрне алырлык кечкенә генә булса да кибет ачсыннар иде”, – дигән теләген җиткерде Равилә Хәйретдинова. 

Авылга шулай ук йөк машинасы белән кызыл алмалар да алып килгәннәр иде. Аны Волгоградтан ук алып кайталар икән. Бәясе очсыз дипме, халык күпләп ала. Нурсәйдә Галәветдинова да тугыз килограмм үлчәткән. Үзләрен генә түгел, шәһәрдә яшәүче балалар һәм оныкларын да кайгырта – күчтәнәч итеп биреп җибәрә. 
Кыр Тәүгелде халкының бер үзенчәлеге – үзләренә кирәк булмаса да, сатучыларны кызганып оекбаш булса да алалар. Бәясе кыйммәт икәнен белгән очракта да. Юмарт, кешелекле кешеләр яши биредә. Сатучылар гына моннан артык файдалана күрмәсен.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading