16+

Бурычлы кешегә “койрыгын” өзәргә 5 көн бирелә

Тормышта бурычка кермичә генә яши алсаң, бик әйбәт, әлбәттә. Ләкин, бурычар да һәм штрафлар да барлыкка килгәли шул.

Бурычлы кешегә “койрыгын” өзәргә 5 көн бирелә

Тормышта бурычка кермичә генә яши алсаң, бик әйбәт, әлбәттә. Ләкин, бурычар да һәм штрафлар да барлыкка килгәли шул.

– Бурычлыларның банк хисабына бурыч суммасы чикләрендә арест салына. Бу чара суд приставлары тарафыннан башкарма эше кабул ителгәннән соң кулланыла. Башкарма эш кабул ителгәч тә әле бурычлы кешегә ирекле рәвештә бурычын түләсен өчен 5 көн вакыт мөмкинлеге бирелә. Шушы 5 көн эчендә дә кеше бурычын капламаса, ул очракта аның банк хисабына бурыч суммасы чикләрендә арест салына. Бурыч суммасы дипозитка күчерелә. Бурычлы кешенең банк хисабына тулы арест салынмый, ул бурыч чикләреннән артып киткән акчалары белән исәп-хисап эшләрен башкара ала, – дип искәртте Россия суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Надежда Тарасова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Бурычлары 30 мең сумнан артып киткән кеше чит илгә туристлык сәяхәтенә яки командировкага чыгарылмый. Шуның өчен дә, чит илгә җыенган вакытларда бурычларны 2-3 ай алдан бетерү хәерле. 

– Суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә мөрәҗәгать итү кулай. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында шәхси кабинетың аша яки Баш идарә сайтында башкарырга була әлеге эшне. Баш идарә сайтында “Запись на прием” бүлеген ачасың һәм сишәмбе яки пәнҗешәмбе көннәрендә үзегезгә уңайлы вакытны билгелисез. Сезнең электрон почтагызга талон-раслау җибәрелә. Кабул итүгә килгәч, шул талонны һәм паспортыгызны күрсәтәсез, – диде Надежда Тарасова.

Суд приставлары-башкаручылар сишәмбедә 9.00-13.00 сәгатьләрдә, ә пәнҗешәмбедә 13.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итә. Түбән Кама шәһәрендә ике бүлекчә дә бер бинада урнашканлыктан, аларда кабул итү вакытлары үзгә. 2нче бүлекчә чәршәмбедә 13.00-18.00 сәгатьләрдә, ә җомгада 9.00-13.00 сәгатьләрдә кабул итә. 1нче бүлекчә суд приставлары кабул итүне сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading