16+

Быел эш урынында 7 кешенең гомере өзелгән

Соңгы елларда Татарстанда эш урынында имгәнү-үлү очраклары йөз кешегә кимегән. Ләкин авыр җәрәхәтләр алу әле дә булып тора.

Быел эш урынында 7 кешенең гомере өзелгән

Соңгы елларда Татарстанда эш урынында имгәнү-үлү очраклары йөз кешегә кимегән. Ләкин авыр җәрәхәтләр алу әле дә булып тора.

Узган ел 555 кеше эштә имгәнгән, ә 60 кешенең гомере өзелгән. Быел соңгы өч ай эчендә үлүчеләр саны 7 кешегә җиткән. Җәрәхәтләр күбрәк төзелеш (30%), авыл хуҗалыгы (15%), транспорт (15%) өлкәсендә була.

- Яз-җәй көннәрендә эш урынында иминлек проблемасы аеруча да кискен тора. Чөнки бу вакытта нәкъ менә төзелеш һәм авыл хуҗалыгы эшләре актив бара. 28 апрель Халыкара Хезмәт саклау көне алдыннан да без тагын бер тапкыр халыкка эш урыннарында сак булырга өндибез, төрле чаралар үткәрәбез, - диде Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Әйтергә кирәк, эш урыннарындагы бәхетсезлек очракларында күбрәк эш белән тәэмин итүче түгел, ә нәкъ менә эшче үзе гаепле. Тиешле аңлату эшләре алып барылса да, эш кораллары белән тәэмин ителсә дә, кайбер кешеләр хезмәт урыннарындагы иминлекне сакламый.

- Ләкин кем гаепле булса да, бөтен җаваплылык барыбер җитәкче өстендә. Кеше үтеп китәр әле дип үз сәламәтлегенә кул селтәргә тиеш түгел. Һәр кеше үз гомере өчен үзе җавап бирә, - диде Эльмира Зарипова.

Эштә алган җәрәхәтләр арасында имгәнүләр генә түгел, ә стресслар да бик зур роль уйный. Шуңа да быел Халыкара хезмәтне саклау көне эш урынындагы стресларга юнәлтелгән булачак.

- Кешеләр белән бәйләнештә булган эш гел стресс китереп чыгара. Без дә үзебезнең эшчеләргә даими рәвештә тренинглар үткәреп торабыз, бу кешегә эштә үзен яхшы хис итәргә ярдәм итә, эш сыйфатын киметми, - диде министр.

Хәзерге вакытта кешегә күбрәк стрессны эш түгел, ә эшсезлек китерәдер, мөгаен. Чөнки быел да май һәм июнь айларында 2,5 хезмәткәр эшеннән кыскартылачак дигән хәбәр йөри. "ВТБ" һәм "Сбербанк" иң күп кыскартулар булачак оешмаларның берсе. Министр бу күренешкә дә комментария бирде.

- Бу сезонлы күренеш, ел саен шундый хәл була. 2015 елда бу вакытта бөтенләй 7 мең кеше кыскартылган иде. Аннан алдагы елларда кыскартылучылар саны 3-4 меңнән ким булмады. Бирәк тә бизнес өлкәсе бер урында тормый, анда кемдер килә, кемдер китергә тиеш. Ә социаль-икътисади авыр хәлдә банклар һәрвакыт персоналны кыскарту белән экономияли, - диде Эльмира Зарипова.

Халыкара Хезмәт саклау көне алдыннан республикада да 20-30 май аралыгында төрле чаралар үтәчәк. Биредә төп игътибар эш урыннарында булган иминлеккә юнәлтелгән. Ә 22 апрель көнне Сочи шәһәрендә Бөтенроссия Хезмәт саклау атналыгы башлана. Биредә 7,2 мең кеше катнашыр дип көтелә. Бер атна дәвамында 150 мәйданчык эшлиячәк. Республика делегатлары да илкүләм чарада семинарлар, әңгәмәләр үткәрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading