16+

Чаллыда базарда кызлар, кәттә машинадан музыка уйнатып, стриптиз биеде

Чаллы шәһәренең бер базарында ял көнендә өйлә тирәсендә бер төркем кызлар, кәттә машинадан музыка уйнатып, стриптиз биеделәр. Колга тирәсендә алай да, болай да итеп, үрмәләп тә карадылар. Стриптиз биюче шушы гүзәл затлар бию мәктәбе укытучылары булып чыкты. Мәктәп җитәкчесе Ләйсән Хәсәншина үзләренең биюләрен стриптиз дип атауларына теше-тырнагы белән каршы, без...

Чаллыда базарда кызлар, кәттә машинадан музыка уйнатып, стриптиз биеде

Чаллы шәһәренең бер базарында ял көнендә өйлә тирәсендә бер төркем кызлар, кәттә машинадан музыка уйнатып, стриптиз биеделәр. Колга тирәсендә алай да, болай да итеп, үрмәләп тә карадылар. Стриптиз биюче шушы гүзәл затлар бию мәктәбе укытучылары булып чыкты. Мәктәп җитәкчесе Ләйсән Хәсәншина үзләренең биюләрен стриптиз дип атауларына теше-тырнагы белән каршы, без...

Чаллы шәһәренең бер базарында ял көнендә өйлә тирәсендә бер төркем кызлар, кәттә машинадан музыка уйнатып, стриптиз биеделәр. Колга тирәсендә алай да, болай да итеп, үрмәләп тә карадылар. Стриптиз биюче шушы гүзәл затлар бию мәктәбе укытучылары булып чыкты.
Мәктәп җитәкчесе Ләйсән Хәсәншина үзләренең биюләрен стриптиз дип атауларына теше-тырнагы белән каршы, без спорт белән шөгыльләнәбез, ди ул. Колгалары исә һөнәри телдә пилон дип атала. Ләйсән 13 ел спорт акробатикасы белән шөгыльләнгән, спорт мастеры, инде өч ел пилонда үрмәли. Бию мәктәбен бер ел элек ачкан. Кешеләрне мәктәпкә җәлеп итәр өчен, быел җәй башында хезмәттәшләре белән урамга чыккан. Тамашаны күбесенчә, күзләрен майландырып, ирләр карый.
- 20‑25 яшьлек кызларга, спорт залына йөреп, тимер күтәреп йөрү кызык түгел. Аларны мондый спортка тартасыбыз килә, бу катлаулы эш, озак шөгыльләнергә, физик яктан әзерлекле булырга кирәк. Кайберәүләр спорт белән стриптизны аермый. Без шушы аерманы сизүчеләрне җәлеп итмәкче булабыз да. Пилондагы спорт буенча чемпионатлар да үткәрелә. Мәктәпне ачу озакка сузылды, чөнки базар комплексы (бию мәктәбе шушында урнашкан. - Авт.) җитәкчелеге бернәрсәгә дә рөхсәт бирмәде. Монда чыгу өчен, бик озак рөхсәт алырга туры килде. Дүртенче тапкыр чыгыш ясыйбыз, узган атнада яңгыр яуды, шуңа чык­мый калган идек, - диде Ләйсән.
Урамда промо-акцияләр, ягъни шушындый тамашалар үткәрү өчен кызлар махсус кечкенә сәхнә һәм пилон сатып алганнар. Музыка кычкырып торган кәттә машинаны Ләйсән иреннән алып торган икән.
- Безнең биюләрне урамда үтеп‑сүтеп йөрүчеләрнең төрлесе төрлечә кабул итә. Сыра тоткан кайбер ирләр акча да кыстырмакчы була, әмма мин ул акчаны үзләренә кире биреп, кайтыр юлыңа калдыр, дип әйтәм. Нәрсә дип җавап бирергә беләм, сүз эзләп кесәгә кермим. Кызларны да кыерсыттырмыйм, - диде Ләйсән.
Бию мәктәбендә, пилондагы спорттан кала, йога, заманча биюләр, хореографиягә өйрәтәләр. Баксаң, колга тирәли биергә алты яшьтән кабул итә башлыйлар икән. Бу мәктәптә балалар йөри торган төркемнәр, гадәттә, чамадан тыш тула. Ләйсән сүзләренчә, тәрбияле үсмерләр пилонга спорт буларак карый.
- Кайбер кешеләр бүкән сыман, бик озак берни майтара алмый, бер елдан соң гына нәрсәдер эшли ала башлыйлар. Кайбер укучылар мин бер ай өйрәнгән хәрәкәтне инде өч дәрестән соң ясарга өйрәнә. Студиядә матлар да, страховка да бар. Куркыныч хәрәкәт өйрәнәсе булса, бауны эләктерәбез. Биш пилоныбыз бар, тагын берничәне алырга җыенабыз. Профессиональ пилон 25 мең тора. Аның ике төрлесе була: әйләнә һәм әйләнми торганы, - диде бию мәктә­бе директоры.
Ирләр колгада биергә курка икән. Алар мондый хәрәкәтләрне ясый да алмаячак, ди Ләйсән. Стриптизер ирләр пилонда да биеми, хатын-кызлар, аларга караганда, күбрәк хәрәкәт башкара.
- Сездә шөгыльләнеп, соңыннан клубларда стриптиз биеп, акча эш­ләүчеләр бармы? - дим.
- Андый укучыларым юк. Студиямдә бик катгый таләпләрдән төзелгән зур исемлек бар. Кагыйдәләрнең берсе болайрак яңгырый: «Студиянең дәрәҗәсенә һәм намусына тап төшермә». Стриптиз биегән очракта да, әнә Мәскәүгә барсыннар, ләкин Чаллыда түгел, миңа мондый репутация кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading