16+

Чернобыльчеләр фатирлы була

Радиацияле аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны (чернобыльчеләр), 2011-2015 елларга «Торак» федераль-программасы буенча, торакка махсус сертификат белән тәэмин итәчәкләр.

Бу турыда «Татмедиа» басма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча республика агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтелде. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов сүзләренчә, моның өчен җирле үзидарә органнарына гариза бирергә кирәк. Министрлык исә июль аеннан документларны тикшерү эшенә керешәчәк. Ике ай эчендә документларны тикшергәч, фатир шартларын яхшырту хаҗәте булганнарга сертификат биреләчәк.
Әгәр чернобыльче ялгызы гына яшәсә, аңа - 33, гаиләдә ике кеше булса - 42, әгәр гаиләсендә өч һәм аннан күбрәк кеше булса, һәр кешегә 18 кв м исәбеннән фатир өчен сертификат биреләчәк. Бу акчаларны алып, шәхси йорт та төзергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading