16+

Чит ил яшьләре Татарстан турында: «Сез дә безнең кебек кунакчыл икән!»

Дөньяның 48 иленнән килгән йөзгә якын яшь егет һәм кыз Казан белән танышуларын дәвам итә. Алар Сочида узган XIX Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивале кунаклары.

Чит ил яшьләре Татарстан турында: «Сез дә безнең кебек кунакчыл икән!»

Дөньяның 48 иленнән килгән йөзгә якын яшь егет һәм кыз Казан белән танышуларын дәвам итә. Алар Сочида узган XIX Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивале кунаклары.

16 октябрь көнне яшьләр «Мәдәният бизәкләре» - «Мозаика культур» этноконфессиональ фестивалендә республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре белән очрашты. Әлеге чара Татарстанда инде өченче тапкыр оештырыла. Чит ил кунакларын әле беренче генә кабул итүләре.

Шунысы игътибарга лаек - биредә барысы да яшьләрчә, заманча, шәп итеп оештырылган иде. Яшь кызлар заманча милли кием күргәзмәсе оештырдылар. Җырлары да татарча, заманча, нәкъ менә яшьләр яратканча иде. Һиндстан, Доминикана, Дания, Палестинадан килгән яшьләр милли ризыклардан авыз итеп кенә калмады, үзләре дә какка төрелгән татлы кабымлыклар ясап карады. Үз куллары белән күннән ясаган милли өчпочмаклар исә аларга Татарстанны әле озак вакыт искә төшереп торыр.

Яңа өйләнешкән Сергей Опостолов белән Наталья Антоненько Казанга Приднестровьедан (Днестр буе Молдован республикасы) килгәннәр. Бу - Молдовия белән Украина арасында урнашкан танылмаган дәүләт. Җирле халкы 400 меңгә якын.

- Россиянең башка шәһәрләре белән таныша аласыз дигән тәкъдим килгәч, башта икеләнеп калдык, - ди Сергей. - Безнең илдән барлыгы йөз кеше килде, аларның барысы да Сочига китте, без генә аерылып, Казанга барсак ничек булыр икән, дип уйлаштык. Ләкин монда килгәнебезгә бер дә үкенмибез. Мин үзем мәгълүмати технологияләр белгече. Казан да шул өлкәдәге казанышлары белән җәлеп итте. Кичә Иннополис шәһәрен карадык, минем дулкынланудан, сокланудан каз тәннәренә кадәр чыкты. Бездә мәгълүмати технологияләр мәктәпләргә интернет кертү белән генә чикләнә, ә сездә бу өлкә шулкадәр алга киткән. Сезнең элеккеге элемтә министрыгызның Россия элемтә министры дәрәҗәсенә күтәрелүе генә дә күп нәрсә турында сөйли.

Фестиваль кысаларындагы әлеге проект «Үзең өчен Россияне ач» дип атала. Шул максаттан чит илләрдән килгән йөзәр яшь белгеч Россиянең 15 зур шәһәре буйлап сәяхәт итә. Яңа танышларым татарлар белән үзләре арасындагы охшаш якларны да табып өлгергән.

- Сез дә безнең кебек үк кунакчыл икән. Бездә һәр кешене ипи-тоз, бер бокал шәраб белән каршы алалар. Сездә ике дәүләт теле булса, бездә өчәү, - диде Наталья Антоненько.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading