16+

Чисталык төшенчәсе шәһәрнекенә яки авылныкына бүленми

Казанда 20 апрельдә узган гомумшәһәр өмәсенә 28 мең кеше чыккан.

Чисталык төшенчәсе шәһәрнекенә яки авылныкына бүленми

Казанда 20 апрельдә узган гомумшәһәр өмәсенә 28 мең кеше чыккан.

– Уртак тырышлыкта 9 мең кубометр чүп-чар җыеп алынды. Өмәләрдә 1300 предприятие һәм оешма, мәктәпләр, ВУЗлар, казанлылар эшләде. Чүпләрне полигоннарга 250 машина ташып торды,-дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов мэриядә узган киңәшмәдә.

Мэр Илсур Метшин Казанның күзгә күренеп чистарганлыгын әйтте.

– Эш сөючән хөрмәтле шәһәрдәшләрнең барысына да рәхмәт! Шәһәрне язгы якта шулай генераль җыештыру – яхшы матур традиция ул. Бу традиция безгә әти-әниләребездән күчте. Өмәләрнең сакланып калуы яхшы булды, без аны эчтәлек ягыннан баетабыз. Шимбә өмәсендә ел саен катнашучылар өмәдән соң канәгатьлек кичерә,-диде ул.

Игорь Сәлахетдинов сөйләгәнчә, өмәләр Казанның 100 урынында оештырылган. Гаврилов, Әмирхан, Тукай, Порт, Девятаев урамнарындагы, Каенлыктагы һәм башка урыннардагы рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 13 чүплек чистартылган. Казанлылар Җиңү паркын, Каенлыкны, Горки-Әмәт урманын, Лядов бакчасын, Дәрвишләр бистәсендәге паркны, Казансу елгасы буйларын, “Казан” гаилә үзәге каршындагы территорияне җыештыруда актив катнашкан.

Рус география җәмгыяте дайверлары (су астына төшүчеләр) Комсомол күле төбен чүпләрдән арындырган.

Хәрәкәтчән казанлыларга Казан елга порты янында 1,5 чакрым арада “йөгерә-йөгерә” чүп җыю чарасы оештырылган. Бирегә йөгереп чүп җыярга (плоггинг) 700 кеше килгән. Алар әле җыйган чүпләрен төрләренә дә аерган. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр, идарәче компанияләр эшчеләре белән берлектә, үзләренең ишегалларын җыештыруда эшләгән.

Санитар икеайлык кысаларында шимбә өмәләре Татарстанның шәһәрләрендә һәм авылларында да үткәрелде. Мисал өчен, Балык Бистәсе районындагы Күки авылы мәктәбе укытучылары һәм укучылары белем йорты территориясен җыештырды.

– Балаларда табигатькә сак караш, чисталык сыйфаты тәрбияләүгә нык игътибар бирәбез,-ди Күки авылы мәктәбе директоры Инсаф Баһавиев.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading