16+

Чыгып киткән бала өйгә кайтырга тиеш тә соң,..

Татарстанда быелның алты аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 баланың гомере өзелде, 192 малай һәм кыз төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды.

Чыгып киткән бала өйгә кайтырга тиеш тә соң,..

Татарстанда быелның алты аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 баланың гомере өзелде, 192 малай һәм кыз төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды.

Россия Мәгариф министрлыгы белән Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлангычында 16-20 сентябрьләрдә “Хәрәкәт иминлеге атнасы” Бөтенроссия пропаганда чарасы бара.

Казандагы мәктәпләрнең барысында да “Юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары” түгәрәкләре эшли, аларда 3 меңгә якын укучы катнаша. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге автоинспекторлары, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 155нче мәктәпнең яшь автоинспекторлары белән берлектә Яңа Савин районындагы Четаев урамы белән Бичурин урамы кисешкән чатта агитация-пропаганда чарасы үткәрде.

– Ел саен яңа уку елы башланганда мәктәпләрдә балаларның юл хәрәкәте иминлегенә аерым игътибар юнәлтелә. Бөтенроссия пропаганда атналыгы кысаларында, педагогларга һәм укучыларга видеолекцияләр укыла. Атналыктан тыш та мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына махсус дәресләр үткәрелә. Балалар җәйге каникулда лагерьларда, авылларда иркенлектә булды, шәһәр урамнарында мондый иркенлек була алмый шул, транспорт хәрәкәте көчле. Ата-аналар, өлкәннәр балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искәртсеннәр, үзләре дә үрнәк булсыннар иде. Чыгып киткән һәр кеше, һәр бала өйгә әйләнеп кайтырга тиеш. Моның өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарлы булулары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләре сорала, – ди полиция капитаны Алмаз Садыйков. 


Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading