16+

“Дәрестәге хатаны төзәтеп була, ә юлдагысын юк”

Быел 8 бала мәктәпкә инде беркайчан да бара алмаячак...

“Дәрестәге хатаны төзәтеп була, ә юлдагысын юк”

Быел 8 бала мәктәпкә инде беркайчан да бара алмаячак...

Татарстанда быелның 7 аенда балалар катнашындагы 225 юл-транспорт һәлакәтендә 8 баланың гомере өзелгән, ә 242се төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

– 8 бала мәктәпкә инде беркайчан да бара алмаячак. Аларның гомерләре юл авариясендә өзелде. Татарстанда 10 елда юл һәлакәтләрендә 148 бала үлде, бу – йөрәкләрне әрнетә торган зур югалту, – дип башлады сүзен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Пассажир балалар
Ул ата-аналарны, машина йөртүчеләрне балаларның гомерен саклауга җаваплы карарга чакырды. Автомобильләрдә кечкенә балаларны махсуслаштырылган автоурындыксыз йөртү очраклары күзәтелә. Пассажир балалар катнашындагы юл авариясендә 3 бала үлгән.

– Автомобиль сәгатенә 50 чакрым тизлектә барганда да, әгәр килеп бәрелсә, кулда тотып барылган 10 килограммлы баланың авырлыгы 30 мәртәбәгә арта. Бер генә кеше дә баланы кулында тотып калып өлгерә алмый, сабый килеп бәрелә, – дип аңлатты Рөстәм Гарипов.

11 яшькә кадәрге балалар (11 яшь керә) автомобильдә, фәкать, автоурындыкта гына йөртелергә тиеш.

Җәяүлеләр һәм велосипедчылар
Республикада җәяүле балалар катнашында 108 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 36 бала имгәнү алган. Велосипедчы балалар 29 авариягә юлыккан, 1 велосипедчы бала үлгән.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 900 бала туктатылды. Ата-аналарына һәм алар белем алган мәктәпләргә хәбәр җибәрелде. Кечкенә балаларга квадроцикл, мопед бүләк иткәнче ата-аналар бу адымнары турында ныклап уйлансыннар иде. Бүләк ителгән квадроциклны һәм мопедны идарә иткән 2 бала бәрелеп үлде, – диде Рөстәм Гарипов.

Бала йолдыздай җемелдәсен
Көзге һәм кышкы чорда көн яктылыгы кыскара, караңгылык тиз төшә. Шуның өчен балаларның киемнәренә, сумкаларына яктылык кайтара торган элементлар беркетү файдалы. Яктылык кайтара торган элементлар беркетелгән кеше транспорт чаралары утында ерактан ук күренә.

– Хәзер авылларда да техника күп. Өлкәннәр урамга чыккан сабыйны күз уңыннан ычкындырмасыннар иде. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында, мөгаен, инде авыллар урамнарына да видеокамералар урнаштыра башларга вакыттыр. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә 2024 ел – Гаилә елы. Җәй иминлектә узсын, балалар мәктәпләргә исән-сау килсен, гаиләләрдә өлкәннәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә үрнәк булсыннар иде, – диде Рөстәм Гарипов.

Җитәкчеләр фикере
Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев сүзләренә караганда, республиканың медицина учреждениеләрендә юл аварияләренә юлыккан кешеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудырылган, санитар вертолетлар да бар. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйткәнчә, быелның 1 сентябрендә беренче сыйныфка киләчәк 54 997 укучыга яктылык кайтара торган элементлар бүләк ителәчәк. Мәктәпләрдә 1 600 юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды эшли, алар 24 мең малай белән кызны берләштерә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының “Автоматлаштырылган мәгълүмат-идарә системаларының төбәк дирекциясе” учреждениесе директоры Рөстәм Минвәлиев сөйләгәнчә, республика мәктәпләрендә 3 мең автобус файдаланыла, алар ГЛОНАСС элемтә системасы белән тәэмин ителгән.


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading