16+

Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы»

Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына. 

Диварларны бизәүче Эльмира Хаҗиева: «Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы»

Кемдер чигүче, кемдер аш-су остасы, ә кемдер күз явын алырлык рәсемнәр ясый. Гади кәгазь битенә түгел, төрле биналарның диварларына. 

Шөгыле күңеленә ятып кына калмаган, ә өстәмә эш тә булган.

Эльмира Хаҗиева 2014 елдан диварларны бизәү белән шөгыльләнә. Ул Чаллы педагогия көллиятендә рәсем укытучысы һөнәрен үзләштергән һәм яраткан һөнәре буенча белем бирә башлаган.

– 2007 елдан тормыш иптәшем белән Казанда торабыз. Шул елдан 5нче сәнгать мәктәбендә эшлим. Диварларны бизәү белән һич көтмәгәндә мавыгып киттем. Иптәшем дивар буяшырга чакырды. Бу шөгыль күңелемә ятты, миңа өстәмә эш булды, – дип сөйли ул.
Эльмира башта диварларга гади рәсемнәр ясаган. Ә хәзер куллары шомарып беткән, хәтта рельефлы сурәтләргә дә тотына. Алар “мода”да икән.

– Рәсемнәр төрле була. Клиентның җаны нәрсә тели, шуны чынга ашырырга тырышабыз. “Андый рәсем ясамыйм”, – дип әйткәнем юк. Дизайнерлар белән берлектә эшләгәнем дә бар. Диварлардан кала, фасад, верандаларны бизибез. Бетон, штукатурка, буяу, обой ябыштыру, агач, ишекләр – барысын ясыйм. Беренче эш итеп диварга сурәтнең эскизын сызарга кирәк. Аннан буяулар сайлау, бутау, әзерләү. Диварны бизүгә вакыт төрлечә сарыф ителә: рәсемнең зурлыгына һәм катлаулы булуына бәйле. Үземә реклама ясамыйм, матур диварларны социаль челтәрләргә куеп барам. Эш булса эшлим, булмаса ял итәм, – ди оста.

Ә шулай да, Эльмираның март ае буш түгел. Теләүчеләр апрельгә языла башлаган. Эльмира Хаҗиева балалар бакчалары, мәктәп, мәчетләрнең диварларын да бизи. Районнарга эш буенча сәяхәткә дә еш чыга икән.

– Өч балам бар. Бер ай командировкага чыгам. Балалар әтиләре белән кала. Алар да юксына, үзем дә сагынам. Ирем ярдәм итә, – дип әйтте ул.
Һәр рәссамның яраткан сурәте була. Эльмирага да шундый сорау бирдем. “Табигатьне ясарга яратам. Диварлар бизәү тәҗрибәсендә андый сурәтне ике тапкыр гына ясарга туры килде. Табигый, чын рәсемнәр кеше күңелендә зәвык уята”, – ди оста.  

– Диварны бизәгәндә нинди төсләрне кулланырга киңәш итәсез?
– Һәр проектта төсләр тематика, фатирга яктылык керүе, кешенең теләкләрен исәпкә алып сайлана, шуңа күрә иң уңышлы төсләр юк. Бүлмәне әзрәк зурайтыр өчен ачык төсләр уңышлы. Көзгеләр, молдинглар белән бизәргә була.

Илгизә Галиуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading