Хуҗасыз этләр белән бәйле проблема кайда да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә яз айларында ул тагын да кискенләшә: ризык эзләп чүплекләрдә, тукталышларда, урамнарда каңгырап йөргән этләрне еш очратырга туры килә.
Скопировать ссылку
Хуҗасыз этләр белән бәйле проблема кайда да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә яз айларында ул тагын да кискенләшә: ризык эзләп чүплекләрдә, тукталышларда, урамнарда каңгырап йөргән этләрне еш очратырга туры килә.
Бу көннәрдә интернет челтәрендә, 10 апрель көнне Россия буйлап хуҗасыз этләрне күпләп үтерәчәкләр, дигән хәбәр таралды. Әлеге эшне догхантерлар - үз инициативалары белән этләрне үтерүчеләр оештыра. Алар парк һәм скверларда, чүплекләрдә, хәтта балалар бакчасы территорияләрендә агу сибәргә мөмкин. Шуңа да игътибарлырак булырга өндибез. Балаларны ялгыз гына урамга чыгармагыз, җирдән әйбер алмасыннар. Ә этләрегезне урамга чыгарганда, борынчык кидерергә кирәк.
Римма Вилданова, кинолог:
- Догхантерлар - психик яктан авыру кешеләр. Алар агрессияләрен хайваннарга юнәлтә, этләрнең азаплануын күреп, үзләренә ләззәт алалар. Этләрне өйрәтә (дрессировка) торган җирдә дә андый кешеләрне еш күрергә туры килде. Алар адекват түгел, этләргә генә түгел, кешеләр өчен дә куркыныч. Мин гел әйтә киләм: яхшы хуҗаның эте берничек тә начар була алмый. Эт тумыштан агрессив була алмый, бу әйләнә-тирәдән, тәрбиядән, эткә булган мөнәсәбәттән тора.
Диана Әхмәтшина, «ЗооЗабота» җәмәгать оешмасы советы әгъзасы:
- Интернетта мондый хәбәрләр еш чыгып тора, ләкин бер генә догхантер да этләрне кайчан үтерәчәген хәбәр итмәячәк. Бу хәбәрне дә «күзгә томан җибәрү» дип уйлыйм. Чыннан да, догхантерлар - хайваннарны саклаучылар өчен зур проблема тудыра. Бу өлкәдә закон да кабул ителгән, ләкин ул эшләми. Җинаять эше дә кузгатылмый, чөнки мондый әшәкелек кылган кешеләрне табуы авыр. Хуҗасыз этләр дә бер көндә генә хәл ителә торган проблема түгел. Аның системасын булдырырга кирәк. Йорт хайваннары өчен салым җыярга кирәк дигән сүз чыккан иде, кеше акча түли башласа, бәлки хайваннарга карата караш үзгәрер иде. Ләкин моны да җентекләп уйлап бетерергә кирәк, безнең халык акча түләмәс өчен әллә нәрсәләр уйлап таба.
Комментарийлар