16+

«Дәрәҗә» сатам, кем ала?

Казанда бер пенсионер хөкүмәт органнарындагы вазифаларны «сатып» яткан. ТР Президенты ярдәмчесе постын ул, мисалга, 4 миллион сумга бәяләгән.

«Дәрәҗә» сатам, кем ала?

Казанда бер пенсионер хөкүмәт органнарындагы вазифаларны «сатып» яткан. ТР Президенты ярдәмчесе постын ул, мисалга, 4 миллион сумга бәяләгән.

Үзен югары урындагы чиновник дип белдергән пенсионер эшкуарларга дәрәҗәле урыннарны сатып алырга тәкъдим иткән. ТР Президенты ярдәмчесе булырга теләгән бер эшкуар аңа 4 миллион сум түләргә тиеш булган. 1 миллион 180 мең сум акчаны ул шунда ук чыгарып биргән, калган акчаларны исә югары урын биләвен расларга тиешле документлар кулына кергәч тапшырырга уйлаган. Тиздән бизнесмен үзенең «кадрлар резервы» исемлегенә керәчәген, әмма моның өчен тагын тиз арада 2 миллион сум акча кирәклеген белгән. Алдакчыны нәкъ шул 2 миллион сумны тапшырганда тоткарлаганнар да инде. Тикшерү органнары пенсионерның беркайчан да хөкүмәт органнарында эшләмәгәнлеген ачыклаган. Аның үз документлары да ялган булып чыккан. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Өстәвенә, ул әле Президент ярдәмчесе була алмый калган эшкуарга да 1 миллион 180 мең сум акчасын кире кайтарырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading