16+

Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта нишләргә?

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме очрагында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр

Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта нишләргә?

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме очрагында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр

21 декабрь көнне иртәнге сәгатьләрдә Татарстанда дрон бәреп төшерелгән, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы. Шаһитлар «Лазурные небеса» торак комплексында янгын чыгуы турында хәбәр итә.

Татарстан Рәисе фәрманы белән, торак комплекска республиканың премьер министры Алексей Песошин килгән. «Лазурные небеса»да яшәүчеләр эвакуацияләнгән. Каза күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеге әлегә билгесез.

«База» каналы хәбәр итүенчә, дроннар икәү булган. Шаһитлар хәбәр итүенчә, алар 3 шартлау ишеткән.

Беренче дрон һөҗүм иткәндә, әле караңгы булган. Шартлау – беренче секундларда:

Моннан тыш, Казанның берьюлы берничә районында бик каты шартлау тавышлары ишетелде. Берничә обьектка пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүм итте.

Гадәттән тыш хәлләр минис-трлыгының Баш идарәсендә пилотсыз аппаратлар һәм дроннар һөҗүм иткәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.

  • Һөҗүм вакытында машинада калу яки тәрәзә янында тору тыела.
  • Әгәр бинада булсагыз, җәяүләп астагы катларга яки парковкага төшегез. Беркайчан да лифттан файдаланмагыз.
  • Әгәр БПЛА һөҗүме вакытында астагы катларга төшәргә өлгермисез икән, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәне табарга кирәк. Мәсәлән, ванна бүлмәсе идәнендә.
  • Әгәр сез урамда булсагыз, иң якында урнашкан бинага, җир асты юлларына яки парковкага йөгерегез.
  • Әгәр сез руль артында булсагыз, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.
  • Һөҗүмнән соң БПЛА яки аның кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланманы тапкан урыннан читкә китегез.
  • Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилияне, исемне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading