16+

Дуслык җылыта

Дин һәм бердәмлек кенә коткарачак Илдәге икътисади кризис чорында традицион булмаган дини агымнар барлыкка килә, булганнары да активрак эшли башлый. Авыр хәлдә калган кешеләрне алар сагалап кына торган кебек. Шулар карамагына исә дини үзаңы, дини кыйбласы булмаганнар эләгә. «Татарстанда халыкның дини үзбилгеләнүе» дигән темага узган матбугат очрашуында «Казан төбәкара экспертизалар...

Дуслык җылыта

Дин һәм бердәмлек кенә коткарачак Илдәге икътисади кризис чорында традицион булмаган дини агымнар барлыкка килә, булганнары да активрак эшли башлый. Авыр хәлдә калган кешеләрне алар сагалап кына торган кебек. Шулар карамагына исә дини үзаңы, дини кыйбласы булмаганнар эләгә. «Татарстанда халыкның дини үзбилгеләнүе» дигән темага узган матбугат очрашуында «Казан төбәкара экспертизалар...

Дин һәм бердәмлек кенә коткарачак

Илдәге икътисади кризис чорында традицион булмаган дини агымнар барлыкка килә, булганнары да активрак эшли башлый. Авыр хәлдә калган кешеләрне алар сагалап кына торган кебек. Шулар карамагына исә дини үзаңы, дини кыйбласы булмаганнар эләгә. «Татарстанда халыкның дини үзбилгеләнүе» дигән темага узган матбугат очрашуында «Казан төбәкара экспертизалар үзәге» автоном-коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Вадим Козлов шулай дип сөйләде.

- Тикшеренүләрдән кү­рен­гәнчә, республикада яшәүчеләрнең 80 проценты үзләренең теге-яки бу дингә каравын әйткән. Төгәлрәк әйткәндә, татарларның 80 проценты үзен этник мөселман дип атаса, русларның 79 проценты үз динен якын итүен белдергән. Безне калган 20 процент борчый. Аларның традицион булмаган агымнарга кереп китү куркынычы бар, - диде ул.

Казан федераль университетының дин белеме кафедрасы мөдире Лариса Астахова, әлеге агымнарга кеше үзе дә белмәстән кереп китәргә мөмкин, дип кисәтә.

- Бу оешмалар, кешене җәлеп итү өчен, беренче карашка бер дә шикле булмаган формалар куллана. Әйтик, сез ораторлык осталыгына өйрәнергә дип килергә мөмкинсез. Аларның лекцияләрен тыңлаганнан соң, халыкның берничә проценты шунда кала да, - ди ул.

Аның сүзләренчә, ялган дини хәрәкәт вәкилләре метро тирәләрендә, шәһәр үзәгендә күп йөри. Соңгы елда алар аеруча активлашкан, интернетта һәм социаль челтәрләрдәге активлык 2,5 тапкырга арткан.
Казан епархиясенең миссионер бүлеге рәисе протоиерей Сергий Титов әлеге афәттән саклану өчен профилактика эшләрен алып барырга кирәк дип саный.

- Традицион диннәр белән балалар кечкенәдән үк таныш булырга тиеш. Мәктәпләрдә дөнья диннәре нигезләре турындагы предмет укытыла. Әмма бу гына җитми. Дини белем бирү мәсьәләләре турында тирәннән уйласак иде, - ди ул.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров та кешенең дини кыйбласы булырга тиеш дип саный. Ул гаилә традицияләренә, рухи кыйм­мәтләргә нигезләнгән булырга тиеш.
- Без күпмилләтле халык Россия дигән зур йортның түбәсе астында яшибез. Бер-беребезнең динен хөрмәт итеп яшәгәндә генә бердәмлек була, - диде мөфти урынбасары.

Бер кабызган учак сүнми ул

Бердәмлек дигәннән, Балтач районына бер сәфәребез барышында безгә «Дуслык учагы» дигән балалар фестивале турында сөйләгәннәр иде. Узган ел аның 50 еллыгын билгеләп үткәннәр. Мари Эл республикасы, Киров өлкәсе һәм Балтач районы балалары ел саен май аенда «дуслык учагы» тирәсенә җыела икән. Тəрбия эшлəре буенча Балтач районы мəгариф идарəсе методисты Резидə Гаязова сүзләренчә, 1966 елда Казан укытучыларның белемен күтəрү институты методисты Сергей Носов районнарга чиктəш республикалар белəн «Дуслык учаклары» үткəрүне тəкъдим иткəн булган. Бу инициативаны районның гына түгел, республиканың алдынгы пионервожатые Чепья урта мəктəбеннəн Фəрит Гыйльманов күтəреп ала. Һəр елны май аенда «Дуслык учагы» үткəрə башлыйлар. Бер елны очрашуны Татарстанның Балтач районы уздырса, икенче елны Мари республикасының Мари-Турек районы, өченче елны Киров өлкəсенең Малмыж районы кабул итеп ала.

- Бу чара - пионерларның да, бүгенге көн балалар оешмалары әгъзаларының да көтеп алынган бəйрəме. Делегатлар итеп һəр дружинаның иң алдынгы укучылары сайлана. Иртə таңнан бизəлгəн автобусларга утырып, балалар учак үткəрелəчəк районга юнəлəлəр. Һəр делегация аерым төстəге футболкалардан. Аларны республика чигендə тантаналы рəвештə каршы алалар. Авылларда кулларына чəчəклəр тоткан балалар озатып кала. Килеп җитүгə, һəр районнан да унар бала кергəн утызар кешелек ун отряд төзелə. Тантаналы линейка вакытында делегациялəр берсен-берсе котлыйлар, унышларын уртаклашалар, истəлек сувенирлар белəн алмашалар. Элегрəк төрле станция­лəрдә йөреп милли традициялəр, ризыклар белəн танышалар, биюлəр, җырлар өйрәнəлəр иде. Еллар үткəн саен, бу бəйрəмнең максаты һəм традициялəре үзгəрми, бары тик үткəрү формалары гына заманга яраклаштырыла. Узган ел 50 нче «Дуслык учагы» Малмыж шəһəрендə үтте. Быел 51нче учак Мари-Турек районында үтəчəк. 2017 елда - Балтач районында, - дип сөйләде безгә Резидə Гаязова.

Пионер хəрəкəтенең ветераны, Салавыч күппрофильле лицеенда 42 ел пионервожатый булып эшлəгəн Җəмилə Сибагатуллина да истәлекләре белән уртак­лашты.

- Хезмəт юлыңның иң истəлек­ле вакыйгалары кай­чан дип сорасагыз, мин 1965-66 нчы уку елы дип җавап бирəм. Шул елда Мари республикасы, Киров өлкəсе һəм Татарстан Республикасы чигендə Ральник авылы үзəнлегендə беренче «Дуслык учагы» кабынды. Шушы еллар эчендə бер генə мəртəбə дə бу учакта катнашмыйча калмадым. Әле бүген дə ветеран буларак, хөрмəтлəп, бəйрəмгə чакыралар, - дип искə ала ул.

Резидə Гаязова әйтүенчә, моннан 51 ел элек кабынган «Дуслык учагы»ның əһəмияте бүген дə чиксез. Дөньяның төрле почмагында əледəн-əле сугыш утлары кабынып торганда, балаларны үзара таныштыру, дуслаштыру юнəлешендə актив эшлиләр. Бу дуслык өлкəннəр һəм районнар арасында әле дә дəвам итə, ди ул.
Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Дуслык учагы»на багышланган музей-кабинет та эшләп килә. Анда фестиваль белән бәйле экспонатлар, истәлек­ле язмалар урын алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading