16+

Дю Солей циркы яңа тамаша күрсәтәчәк

Универсиада көннәрендә Казан халкын һәм кунакларны урамдагы тамашалары белән куандырган һәм шаккатырган Дю Солей циркы Казанга кабат җыена. Бу юлы алар күрсәтәчәк Dralion шоуында дүрт стихия «терелеп», кеше рәвешенә керәчәк.

2014 елның 26 февраленнән 2 мартына кадәр «Татнефть-Арена» сәхнәсендә күрсәтеләчәк ул шоу. Татарстан башкаласы циркның гастрольләр графигында Россиянең беренче шәһәре булып тора. Бу тамаша Казан - күпгасырлык мәдәнияттә дөньяның ике бөек цивилизациясен гармонияле тулыландыручы шәһәр өчен махсус эшләнгән, диярсең. Dralion илһамны табигать һәм кеше гармониясенә омтылучы Көнчыгыш фәлсәфәсеннән ала. Шоуның атамасы исә Көнчыгышта хөрмәткә ия Аждаһа белән Көнбатышны символлаштыручы Арыслан «җыелмасы».
Dralion шоуы труппасы җир шарының төрле почмакларыннан җыелган 50 акробат, башкаручы, музыкант һәм җырчылардан тора. Алар зәңгәр Һава, сыек-яшел Су, кызыл Ут һәм алтынсу Җир сыйфатында кеше рәвешендә «терелеп», кеше һәм табигатьнең бербөтенлеген чагылдырган тамаша куячаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading