16+

Егетләр хәрби хезмәткә 10 майдан китә башлый

Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе барышында республикадан 4 мең тирәсе егет Ватан сагына озатылачак. Аларның 3 меңнән күбрәге - югары һәм урта һөнәри белемле, 1 мең 383е дүрт төрле хәрби-хисап белгечлегенә ия.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин шулай дип игълан итте. Татарстаннан армиягә туплап җибәрелергә тиешле еллык заданиенең 53 проценты язын үтәлергә тиеш. Гомумән алганда, ил буенча бу язда 1986-1995 елларда туган һәм теге яки бу сәбәп нигезендә Ватан сагына басудан азат ителмәгән 153 мең 200 кеше гаскәрләргә җибәрелә.
РФдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам иттереләчәк, ТРда исә, Казанда Универсиада уздырылу сәбәпле, июнь ахырында төгәл­ләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading