16+

Егетләрнең аулакта сөйләшә торган ике сүзләренең берсе нинди?

Нинди машинасы бар, ничә ат көчле, нинди опцияләре бар, ничә тапкыр баткан, ничек тартып чыгарганнар, ничек итеп кагыйдә бозган да, гаишникларны төп башына ничек утырткан... Әгәр мужик халкы бергә җыелып, кулларын болгый-болгый сөйләшә икән, точно, йә машина турында сөйләшәләр, йә каенаналарын (тещаларын) мактыйлар – икесенең берсе.

Егетләрнең аулакта сөйләшә торган ике сүзләренең берсе нинди?

Нинди машинасы бар, ничә ат көчле, нинди опцияләре бар, ничә тапкыр баткан, ничек тартып чыгарганнар, ничек итеп кагыйдә бозган да, гаишникларны төп башына ничек утырткан... Әгәр мужик халкы бергә җыелып, кулларын болгый-болгый сөйләшә икән, точно, йә машина турында сөйләшәләр, йә каенаналарын (тещаларын) мактыйлар – икесенең берсе.

Кайберәүләр тимер атларының искитмәле якларын әкиятләрдә генә сөйләп калмыйча, тормышка да ашыра. Ишекләре белән юл тузанын себереп йөри торган машиналарны, баш миләрен селкетер дәрәҗәдә көчле музыка, төрле төсле утлар, куркыныч сигналлар... Чыдый алмаганнар хәтта тәрәзәләрен дөм караңгы пленка белән уратып чыгалар да “юл күренми бит” дип, ян тәрәзәләрен төшереп, башларын урамга чыгарып йөрергә мәҗбүрләр...

Уттан башлыйк, язып куегыз
Автомобильнең яисә мотоциклның алгы ягында бары тик ак, сары һәм (борылу маневры турында кисәтүче) кызгылт сары төстәге яктырткыч приборлар гына була ала. Фаралар гына түгел, теләсә нинди, хәтта номерыгызны беркеткән шөреп башы зәңгәр, кызыл, яшел, шәмәхә төстә булып ут кайтарта икән, сезне штрафка тартырга, яисә, гомумән, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Тимер “кошыгыз”ның арткы фонарьларының төсе исә – бары тик кызыл, йә кызгылт сары төстә генә була ала. Башка төстәге арткы фонарьлар өчен сезгә штраф каралган.

Арт сан, дигәннән, тагын бер “ультрамодалы” фишка – арткы фонарьларны каралтып тонировкалау. Имеш, машинага кабатланмас (дөресрәге, меңәрләгән шундый ук “акыллыбаш”ныкы кебек) кыяфәт кертәләр!

Мондый авто белән йөргән өчен 500 сум штраф салырга мөмкиннәр. Берәр иренмәсрәк җанлы “гаишник”ка эләксәгез, аның, машинагызны регистрациядән алып, номерын һәм документларын розыскка бирүе дә ихтимал. Розысктагы машина руле артында эләккәннәргә җәза катгыйрак инде, андыйлар өчен Административ хокук бозулар кодексының 12.1нче матдәсе буенча 500 сумнан 5000 сумга кадәр штраф, йә булмаса, 1дән алып 3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

“Танкист гадәте” дә кыйммәткә төшә
Кызганычка каршы, эчендәге дискотекадан шартларга җиткән автомобиль руле артында йөрүчеләргә каршы җәза чаралары әлегә уйлап табылмаган. Шуңа да, аларга каршы көрәшү мәгънәсез. Ә менә алгы “маңгай” пыяласындагы һәм алгы ян-як тәрәзәләрдәге тонировкалы машиналарны юл инспекторлары яратмый. Беренче тапкыр эләккән “танкистларга” 500 сум штраф сугалар һәм тонировкасын 24 сәгать эчендә салдырырга кушалар. Салдырмаган очракта, киләсе штраф 1000 сумны тәшкил итәчәк. Анысында да аңламасагыз, 15 тәүлеккә ябып куярга да күп сорамаячаклар.

Бер киңәш
Җәмәгать, машинагызга өстәмәләр кертәм дип кулыгызны кашый башлаганчы, башта, заводтан кайткан функцияләре белән әйбәтләп кулланырга, нормаль машинада йөрергә өйрәнегез! Машинагызны үзегез һәм калган юл хәрәкәте әгъзаларын куркыныч астына куярлык өстәмә җиһаз белән җиһазландырмагыз.
Шундый изге теләкләр белән, хәерле юллар теләп, мин – Әмир Исламов, дип белерсез.

К.М. (кирәкле мәгълүмат): тиздән урамнардагы без күнеккән юл йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәп баручы камералар урынына өр-яңа акыллы камералар куя башлаячаклар. Алар хәтта ОСАГО полислары срогы чыккан автойөртүчеләрне дә “күрә” башлаячак. Андый гаеп өчен штраф әлегә 800 сум, тик камералар эшли башлагач, бу хокук бозу өчен бәхет хатларын көн саен килә башлаячак. Белми калмагыз, дидем...

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading