16+

«Ел иганәчесе» кем булыр?

"Ел иганәчесе" - күңелгә үтеп керә, үзенең кабатланмас "тарих"лары белән истә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Берсе-икенчесен кабатламаган язмышлар белән бергә берсеннән-берсе игелеклерәк адымнар хакында да шушында ишетәбез.

«Ел иганәчесе» кем булыр?

"Ел иганәчесе" - күңелгә үтеп керә, үзенең кабатланмас "тарих"лары белән истә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Берсе-икенчесен кабатламаган язмышлар белән бергә берсеннән-берсе игелеклерәк адымнар хакында да шушында ишетәбез.

2007 елдан бирле уздырылып килүче "Ел иганәчесе" республика бәйгесе быел нәрсә белән сөендерер? Абруйлы исемгә кем лаек булыр? Бу хакта бүген "Корстон" күңел ачу-сәүдә комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак тантанада игълан ителәчәк. Әмма шунысы хәзер үк мәгълүм: янәшәбездә игелек кылып яшәүчеләр елдан-ел арта бара. Әлеге хәрәкәт башланганнан бирле, бәйгедә 1730 кеше катнашкан. Быел исә анда катнашырга теләп, барлыгы 213 заявка кергән. Шулар арасыннан 70 җиңүчене сайлап алганнар.

- Игелекле эшкә әзер булырга кирәк. Моның белән без социаль сәясәтнең мөһим бер өлешен тормышка ашырабыз. Бүгенге иганәченең портретын тәгаен гына сурәтләп тә булмый. Иганәчеләр арасында бу максатта 900 мең сум тотучы эшмәкәрләр дә, үз пенсиясеннән өлеш чыгаручы өлкәннәр дә, көченнән килгәнчә сәламәтлекләре чикле сабыйларга ярдәм итүче 14 яшьлек социаль актив мәктәп балалары да бар. Иң мөһиме - бу аларның бер тапкыр гына кылынган гамәлләре түгел. Алар шуның белән яши,- дип белдерде әлеге чара уңаеннан узган конферециядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева.
Әле яхшылык эшлә дә суга сал, дип дәшми калучылары күпмедер. Шул ук вакытта без "ил үз геройларын белергә тиеш", - дибез. Чөнки яхшылык беркайчан да онытылмый. Әсгать Галимҗанов кебекләрнең аерым хөрмәт-игътибарга лаек икәнлеген инде дәлилләп торасы да юк.

Чарадан репортажны алдагы көннәрдә сайттан укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading