16+

“Елмаюларыбыз да Россия куәтен арттыра”

Россиядә 15, 16 һәм 17 мартларда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар бара.

“Елмаюларыбыз да Россия куәтен арттыра”

Россиядә 15, 16 һәм 17 мартларда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар бара.

Киров өлкәсендә туып, 2009 елдан Казанда яшәүче Гөлфия Мутугуллина сайлауларда блогер-күзәтүче сыйфатында да катнаша.

– Сайлау участогына 15 март көнне үк бардым. Россиянең көчле булуы өчен тавыш бирдем. Казанда сайлау кампаниясе тыныч бара, тәртипне бозмыйк. Илебезнең куәте, аның киләчәге һәрберебезгә бәйле. Нәрсә эшли алам соң мин?- дигән сорау килеп баса. Беренче чиратта үзеңнән башларга кирәк. Өйдә-фатирда тәртип булсын, эшеңдә хезмәтең җиренә җиткереп башкарылсын. Өйдә, эштә, җәмәгать урыннарында елмаеп сөйләш, елмаюларыбыз кешеләрнең кәефен күтәрә, хезмәт дәрте кузгата. Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Республиканың онкология диспансерында хәйриячелек чараларында катнашам. Андагы авырулар хәлләренең өметсез икәнлеген белсәләр дә, яшәргә омтылалар һәм башкалар турында кайгырталар. Сәламәт булуыбызга сөенеп, илебез өчен хезмәт куярга тырышырга кирәк,-ди Гөлфия Мутугуллина.

Ун елдан артык блогер эшчәнлеге белән шөгыльләнә ул.

– Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң мәдәният өлкәсендә эшләдем. Хәзер дә мәдәни чаралар оештыруда катнашам. Блогер булуым Инстаграммда, ВКонтактеда үз тормышымны язудан башланды. Шуннан волонтерлык хәрәкәтенә кушылдым. Казандагы Универсиадада, Дөнья чемпионатларында волонтер булдым, инде тренер ролендә волонтерлар әзерлим. Җәмәгать тормышында кайнау үзе энергия бирә,-ди Гөлфия.

Сәяхәт итәргә, иң мөһиме, Россия буенча сәяхәт итәргә яратуы белән дә сокландырды әңгәмәдәшем.

– Чит илләргә йөрмим. Татарстанда, Россиядә тарихи һәм матур урыннар бик күп. Камчаткада, Мурманск өлкәсендә, Байкалда, Красноярск өлкәсендәге Плато Путоранада булдым. Киләсе җәйдә Алтайга барып кайтырга исәплим. Йөргән-күргән саен фикерләү һәм Россия өчен горурлык хисе арта. Россиядә бердәм булып, шатланып яшик!-ди ватанпәрвар Гөлфия Мутугуллина. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading