16+

«Эшегез «бишле»лек»

Универсиада узганга инде шактый вакыт үтсә дә, аннан алган тәэсирләр әле бик озак сакланыр, мөгаен. ТР Дәүләт Советында волонтерлар белән очрашуда күрсәтелгән видеоязмалар да яңадан Универсиада рухын искә төшерде. Җәйге уеннарны югары дәрәҗәдә уздыру өчен күпме көч һәм энергия куелды бит. Ә бу эштә волонтерларның өлеше дә аз булмады. Нәкъ...

«Эшегез «бишле»лек»

Универсиада узганга инде шактый вакыт үтсә дә, аннан алган тәэсирләр әле бик озак сакланыр, мөгаен. ТР Дәүләт Советында волонтерлар белән очрашуда күрсәтелгән видеоязмалар да яңадан Универсиада рухын искә төшерде. Җәйге уеннарны югары дәрәҗәдә уздыру өчен күпме көч һәм энергия куелды бит. Ә бу эштә волонтерларның өлеше дә аз булмады. Нәкъ...

Универсиада узганга инде шактый вакыт үтсә дә, аннан алган тәэсирләр әле бик озак сакланыр, мөгаен. ТР Дәүләт Советында волонтерлар белән очрашуда күрсәтелгән видеоязмалар да яңадан Универсиада рухын искә төшерде. Җәйге уеннарны югары дәрәҗәдә уздыру өчен күпме көч һәм энергия куелды бит. Ә бу эштә волонтерларның өлеше дә аз булмады. Нәкъ менә шушы вакытта аларның ТР Парламентына җыелуы да юкка гына түгел, чөнки 1985 елдан бирле 5 декабрьдә, Халыкара доброволецлар көне билгеләп үтелә.
Очрашуга ТР Дәүләт Советының Кече залына 120дән артык волонтер җыелган иде. Алар арасында социаль волонтерлар, Универсиада вакытында эшләүчеләр һәм бүген инде Сочида узачак Олимпиадада волонтер булырга әзерләнүчеләр дә бар иде. Парламент эшчәнлеге белән танышып чыкканнан соң, волонтерлар ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин Универсиада волонтерларына рәхмәт сүзләрен әйтте. «Сез кирәкле һәм бик тә мөһим миссия башкардыгыз һәм Сез аны «бишле»гә үтәдегез», - диде ул. Казанда узган Универсиадада 19970 волонтер катнашкан булган.
Волонтер дигәч тә, күз алдына иң элек яшьләр - студентлар, укучылар килеп баса. Ләкин алар арасында өлкәннәр дә, ягъни үзләре әйткәнчә, «көмеш волонтерлар» да бар. Шундый өлкән волонтерларның берсе Мөршидә Авзалова. Ул Казанның 127 нче мәктәбендә инглиз теле укыта. Мөршидә ханымның тәҗрибәсе дә зур икән - ул 1980 елда Мәскәүдәге Олимпиадада да волонтер булган. «Универсиада вакытында бик күп эшләргә туры килде: кемне трамвайга озатырга, кемне кафега алып барырга һ.б. Сүз дә юк, бик күңелле булды. Универсиадада волонтер булуым белән бик горурланам. Хәзер исә 2015 елга әзерләнәм, испан телен өйрәнәм», - ди Мөршидә ханым волонтерлык эше турында.
Очрашуга шулай ук социаль волонтерлар да килгән иде. ТР Добровольчество үсеше үзәге директоры Анна Синеглазова әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда 49 меңгә якын ирекле (доброволец) бар (бу әле универсиада волонтерларыннан башка) һәм барлыгы 803 доброволец берләшмәсе эшли. Социаль волонтерлар ятимнәргә, инвалидларга, өлкәннәргә, приютларга һ.б.га ярдәм итәләр. Алар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә хезмәт күрсәтә. Анна Синеглазова ел саен республикада «Ел доброволецы» бәйгесенең уздырылуын әйтте. Быел инде ул 5 нче тапкыр үткәрелгән. Очрашуда шулай ук бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды.
Сочида узачак кышкы Олимпиадага кадәр дә берничә ай гына калып бара. Универсиада вакытында эшләгән егет һәм кызларның бер өлеше бу уеннарда да хезмәт күрсәтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading