16+

Фикереңне югарыдагыларга җиткер

Казанда мәгълүматлаштыру өлкәсенә караган проектка старт бирелде. Кешеләр үзләренең идеяләрен һәм тәкъдимнәрен http://idea.kzn.ru/ сайтына җибәрә ала.

Фикереңне югарыдагыларга җиткер

Казанда мәгълүматлаштыру өлкәсенә караган проектка старт бирелде. Кешеләр үзләренең идеяләрен һәм тәкъдимнәрен http://idea.kzn.ru/ сайтына җибәрә ала.

Проектның максаты - халыкның яшәешен заманча технологияләр ярдәмендә яхшырту. Мәгълүматлаштыру һәм яңа технологияләр сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләре дәрәҗәсен үстерергә, иминлекне тәэмин итүне тагын да камилләштерергә сәләтле. Гамәлгә куелган idea.kzn. ru сайты кара-каршы элемтә ролен дә үтәячәк. Файдалы дип табылган тәкъдимнәрне тормышка ашыруда идея авторлары үзләре дә катнаша алачак.
Башкала мэрының IT өлкә буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев әйткәнчә, гражданнардан шәһәр башкарма комитетына бик күп тәкъдимнәр керә. Заманнан калышмаучылар Интернет-кабул итү сайтын, электрон почтаны куллана. «Шактый тәкъдимнәр эшчәнлектә исәпкә алына, ләкин барысы да түгел. Idea.kzn.ru гражданнарның мәгълүматлаштыру өлкәсенә караган идеяләрен калку итеп күрсәтү мәйданчыгы булачак. Шунда ук шәһәр хуҗалыгының башка тармакларындагы актуаль проблемалар да тикшереләчәк, мәсьәләне чишү юллары өйрәнеләчәк», - ди Дмитрий Еремеев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading