Айсылу Габдинова, җырчы:
- Әгәр зыяны булмаса, бу процедураны авырттырмый гына ясасалар, мин каршы түгел. Беренче чиратта, югалган хайваннарны табарга ярдәм итәр иде ул чиплар. Берсендә мәчемне югалттым. Таба алмадым. Бик озак кәефсезләнеп йөрдем. Урамда югалган йорт хайваннарын еш очратырга туры килә. Хуҗасыз этләрне, мәчеләрне күрү бик кызганыч. Чиплаштыру бу мәсьәләдә ярдәм итәр иде.
Айрат Камалов, пенсионер:
- Шәһәрләр чиплаштырсыннар. Ә авыл җирендәге хайваннарга кирәкле нәрсә дип уйламыйм. Ул хезмәт өчен артык 600 сум акчабыз да юк. Болай да эт көне буе бәйдә тора. Мәчене куып чыгарсаң да кире кайта. Ә менә шәһәрдә фәлән меңгә сатып алынган мәчеләре югалса, чынлап та бәла.
Комментарийлар