16+

“Фонограммага җырлыйбыз дигән игъланны бирерләрме?”

Быел бәйгегә 102 гариза килгән аның 46сы гына финалга үткән.

“Фонограммага җырлыйбыз дигән игъланны бирерләрме?”

Быел бәйгегә 102 гариза килгән аның 46сы гына финалга үткән.

Р. Ваһапов исемендәге Яшь башкаручылар бәйгесенә барган саен яшьләрнең татар җырларын профессиональ дәрәҗә башкаруына сокланып, ләззәтләнеп кайтасың. 

Бәйге башланганчы жюри әгъзалары белән исәнләшеп алдык. Фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов белән җәһәт әңгәмә кордык. 

“Фонограммага җырлыйбыз дигән игъланны бирерләрме?”

– Яшь башкаручылар конкурсында нинди үзгәрешләр  кичерде?
– Конкурс 2007 елдан үткәрелә. Быел 20 еллык юбилей хөрмәтенә, чираттан тыш Яшь башкаручылар конкурсын үткәрергә булдык. Ел саен әз генә катнашучылар саны кими, ә сыйфат дәрәҗәсе, киресенчә, күтәрелә. Беренче елларны катнашучылар күп иде, аннан соң таләпләрнең кырыс булуына инандылар. Әлеге бәйгегә ныклап әзерләнергә кирәк. Безнең жюри составының дәрәҗәсе дә югары. Беренче елларда жюри рәисе Илһам Шакиров иде, аннан Ренат Ибраһимов, менә хәзер Рәшит Кәлимуллин. Һәр конкурсның нәтиҗәсе сәхнәдә күренергә тиеш бит. Сөенеп, горурланып әйтә алам: эстраданың иң көчле, сәләтле артистлары заманында Ваһапов фестивалендә канат чыгарды.

– Илһам Шакиров жюри рәисе буларак, нинди шәхес иде?
– Һәр катнашучыга игътибарлы булды. “Алар балалар, балалар үзләрен күрсәтергә тиеш, авыр сүз әйтмик”, – дия иде. Илһам абый киләчәкне алдан күрә белә торган, үткен зиһенле шәхес булды. Беренче елны Рөстәм Асаев конкурста бик үк яхшы чыгыш ясамады, чөнки авырган чагы булган. Шул вакытта Илһам абый әйтте: “Бу егетнең киләчәге бар. Хәзер аңа бер урын да бирмәсәк, без аны юк итәргә мөмкин”, – диде. Менә ничә ел үтте, Илһам абыйның сүзләре һаман истә. Рөстәм Асаев татар эстрадасында әйдәп баручы җырчыларның берсе.

– Бөтен проектларыгызда тере тавышка гына җырлыйлар. Бу сезнең шәхси таләбегезме?
– Конкурста ничек инде тере тавышка җырламаска? Концертларда фонограмма техник яктан яздыру барганда кулланылырга мөмкин. Бер елны Мәскәүдәге концертта яздыручы компания “бары фанерага гына” дигән таләп куйды. Әмма андый  вакытта концертта техник чаралар кулланыла дигән язу булырга тиеш. Бу бит закон нигезендә дә әйтелгән. Хезмәт күрсәтү ысулы тамашачыга җиткерелергә тиеш. Әлбәттә, без афишаларда тере тавыш дип күрсәтәбез, чөнки без аны канун буенча әйтергә бурычлы. Әмма концертта җырчылар фонограммага җырлый дигән игъланны бирерләрме икән? 

– Үзегезнең нинди конкурсларда катнашканыгыз булды?
– Нәфис сүз осталыгы буенча катнаша идем. Хәтта Түбән Новгородта укыган чакта үзем язган шигырьне укып русча чыгыш ясаганым да булды.

– Сез әле шигырьдә язасызмыни?
– Балачакта язгалый идем.

– Ә хәзер?
– Бик сирәк кенә. Үзем өчен генә. 

– Җыентыгыгызны кайчан күрербез икән?
– Вакыты җитәр әле.

“Ул әле сәхнәгә кайтырга әзер түгел”

Бәйгедә узган елны да җиңү яулаган катнашучыларны күреп, бераз шаккаттым. Илүзә Вәлиуллова, Рөстәм Егоров, Динар Шәрәфетдинов фонд уздырган концертларда чыгыш ясыйлар бит. Үтеп барышлый гына Динар Шәрәфетдинов очрады. Аңа карагач, гел Дәниф абый дип эндәшәсе килә. Бигрәк охшаган әтисе, Дәниф Шәрәфетдиновка.

– Конкурста узган елны да катнаштың бит. Әле җиңү дә яуладың, ялгышмасам...
– Узган елны мин җиңмәдем, чөнки 2 урын алдым. Минем шундый сыйфатым бар, конкурста беренче урын алганчы катнашачакмын. Икенчедән, яхшы формада булган чакта нишләп катнашмаска?

– Беренче урын алгач, тынычланасың инде алайса?
– Әйе, беренче урын алганнан соң катнашырга да ярамый бит.

– Әтиеңнең хәле ничек?
– Яхшы. Узган атнада туган көне булды, 49 яшь тулды. Барысы да яхшы, кәефе дә күтәренке.

– Дәниф әфәнденең кире сәхнәгә кайтырга мөмкинлеге бармы?
– Мөмкинлеге бар, әмма ул әле сәхнәгә кайтырга әзер түгел. Бергә концерт программасы ясап чыгыш ясау хыялларның берсе. Әти белән шәп тандем килеп чыгар иде. Минем өчен дә бу зур адым, мөмкинлек булыр иде. 

“Илсөя апа сәхнәдә ачык йөзле, ә кулисалар артында...”

Бәйгене Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 1 нче курс студенты Азалия Яфясова башлап җибәрде. “Гөлҗамал”ны сузды, тын да алмыйча тыңладык. 

– Конкурска “Гөлҗамал” җырын сайлагансың. Ни өчен?
– Татар халык җырларын бик яратып башкарам. Тавыштагы тембрны, вибраттоларны, милизмнарны күрсәтер өчен яхшы җыр дип уйлыйм.

– Җырчы буласың киләме? Кайсы җырчыны үзеңә өлге итеп алдың?
– Әлбәттә, җырчы буласым килә. Башка бәйгеләрдә дә актив катнашам. Илһам Шакиров, Ильмира Нәгыймова, Илсөя Бәдретдинова иҗатын бик яратам.

– Бу сәләт кемнән күчкән сиңа?
– Дәү әнием кечкенәдән татар халык җырларын өйрәтте. 3 яшьтән үк вокал белән шөгыльләнәм. Барлык остазларыма бик рәхмәтлемен.

– Илсөя Бәдретдинова, Ильмира Нәгыймова белән дә чыгыш ясагансыз икән. Нинди кешеләр алар? 
– Илсөя апа сәхнәдә ачык йөзле, шундый матур. Ә кулисалар артында әйтеп тә куя ала, төркеменә карата бик таләпчән ул. Ильмира апаны бик хөрмәт итәм, ул бик мөләем, аның турында начар сүз әйтә алмыйм. Ул дәрәҗәмне күтәрде, канатландырып җибәрде. Ильмира Нәгыймова, Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Нәргиз Зиннатуллин – бу шәхесләр мине сәхнәдә таныттырдылар, тәҗрибә тупларга ярдәм иттеләр. Алдагы тормышларында уңыш юлдаш булсын.

– Популяр җырчылар белән теләсә кем җырлый алмыйдыр. Сезнең бу очрашу ничек килеп чыкты соң?
– Көллияттә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән онлайн трансляция оештырылды. Шул чакта Илсөя Бәдретдинова яки Зәйнәп Фәрхетдинова белән җырлау турында хыяллануымны җиткердем. Рөстәм Нургалиевич, бу тәкъдимне җиткерәчәкбез дип әйтеп узды. Илсөя Бәдретдинова белән очраклы рәвештә генә аэропортта очраштык. Шулай аның янына килеп таныштык, фотога төштек. Илсөя апага барысын да сөйләп бирдем. Иҗатын бик яратам, хөрмәт итәм. “Азалия,  минем бер юньле җырым да юк. Нәрсә таптың син миндә?”, – дип шаяртып әйтте Илсөя апа. Шулай итеп, Илсөя Бәдретдинова белән бергә җырладык, ул календарен һәм җырлары тупланган флешка да бүләк итте. Хыялым чынга ашты! Мин Рөстәм Нургали улына, Илсөя апага бик рәхмәтлемен.

“Фонд белән дуслашырга килдек”

Яшь башкаручылар бәйгесендә, таныш йөзләр күп булды. Сәхнәләр гөрләтеп үз концертларын  куючы “Зәкәрия” фолк-төркеме кызлары да килгән. Билгеле, алар үз стилен булдырган җырчылар, шуңа күрә башка катнашучылар өчен тәҗрибәле конкурентлар.

– Кызлар, үзегезнең концертыгызны оештырасыз. Инде яшь башкаручы дәрәҗәсен үттегез бугай. Бу конкурста ник катнашырга булдыгыз?
– Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә төгәл генә сәбәбен әйтә алмыйбыз. Ваһапов фонды артистларны зур сәхнәләргә чыгара. Конкурста катнашырга түгел, фонд белән дуслашырга, элемтәләрне җайларга килдек. Ансамбль белән конкурсларда катнашып торабыз, бу артист өчен мөһим. Бәйгеләр җырчыны тонуста тота. 

– Концертларга билетларыгыз да беткән икән...
– 2021 елда беренче концертны үткәргән идек. Бу концертны альбом презентациясе итеп, үзебезнең тамашачылар өчен үткәрергә булдык. Билетлар сатылып беткәч: “Нишләп зуррак зал сайламадыгыз?” – диләр. Башка концертларга зуррак мәйданчык сайларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Удмуртиядән махсус безнең концертка килүчеләр дә бар.

– Поп-фолкта иҗат итүче башка төркемнәр Удмуртиядә юкмы?
– Бар, әлбәттә. Тик һәркемнең үз тамашачысы бит. Безнең иҗатны күптән белгән, яраткан кешеләр бар, шуңа күрә концерт программасына элеккеге хитларны да кертәчәкбез.

Яшь башкаручылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы 23 майда Р.Ваһапов һәйкәле янында узачак. Ә бәйгенең гала-концерты 16 сентябрьдә булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading