16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сез әле үз бәягезне белмисез, ә бәлки без бәяләп бетермибездер»

Бүген - Татарстан матбугат көнендә - журналистларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Сез әле үз бәягезне белмисез, ә бәлки без бәяләп бетермибездер»

Бүген - Татарстан матбугат көнендә - журналистларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.


- Татарстандагы барлык вакыйгаларның алдынгы позицияләрендә баручы журналистларның хезмәтен бәялибез, ирешелгәннәргә шатланабыз, эшли алмаган эшләр өчен борчылабыз. Сезгә җиңелләрдән түгел. Кайвакыт укучылар да тәнкыйтьли. "Тирәнрәк кызынып язарга кирәк иде бу мәсьәләне" диләр... Без Россиянең башка субъектларына караганда бәхетлерәк тә әле, чөнки Россия матбугат көнен дә билгеләп узабыз, үзебезнеке дә бар, - диде ул матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашу вакытында.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан башкаласында бу көннәрдә күп төрле чараларның берьюлы узуы турында да искә төшерде. Чыннан да, Казанда бу атнада Конфедерация кубогы, "Россия - ислам дөньясы" саммиты, Россия хәләл экспо халыкара күргәзмәсе, КФУда чаралар, "Болгар җыены" уза.
Фәрит Хәйруллович әйтүенчә, басма мәгълүмат - халыкка тәэсир итүнең мөһим коралы. Хөкүмәт журналистлар ярдәмендә халык белән аралаша, аның фикерен белә, республика кәефен тудыра, дип саный ул.

- Газетадагы материаллар, теле-радиодагы хәбәрләр, интернеттагы язмалар аша көн саен, сәгать саен республика халкы илебездә һәм дөньяда барган вакыйгалардан иң актуаль яңалыклар белән таныша. Авылларда да хәзер интернет бар. Хәтеремдә бер очрашу тирән эз калдырган. Сайлау кампаниясе вакытында Әгерҗе районында 80 яшьлек бер әби миннән: "Улым Мөхәммәтшин, АКШ Президенты кем була соң инде - Клинтонмы, Трампмы?" - дип сорады... Үзегезнең ни дәрәҗәдә кирәк икәнлегегезне чамалыйсызмы?.. Сез әле үз бәягезне белмисез. Ә, бәлки, без сезне бәяләп бетермибездер, - диде ул журналистларга мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәм көне булуга карамастан, Фәрит Мөхәммәтшин кайбер проблемаларга да тукталып узды. Аерым алганда, журналистларның кискен темаларны азрак күтәрүләре, журналист эзләнүләре аз булу, киберһөҗүмгә җавап бирердәй квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Шулай ук журналистлар династиясен әзерләүгә дә аерым бер игътибар бирелергә тиеш дип саный җитәкче. Болардан кала, Фәрит Мөхәммәтшин илдәге вазгыять, республикадагы хәл ителәсе проблемалар турында да үз фикерләрен җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading