16+

“Гараж амнистиясе” буенча сораулар: җир ызанлау мәҗбүриме?

Башкала мэры Илсур Метшин шәһәрне үз белдеге белән төзелгән корылмалардан һәм урамнардагы күгәргән автомобильләрдән арындырырга кушты

“Гараж амнистиясе” буенча сораулар:  җир ызанлау мәҗбүриме?

Башкала мэры Илсур Метшин шәһәрне үз белдеге белән төзелгән корылмалардан һәм урамнардагы күгәргән автомобильләрдән арындырырга кушты

1 ноябрьгә кадәр Каәанның район хакимияте башлыклары хуҗасыз объектлар – гаражлар һәм ташландык автомобильләрнең төгәл саны белән тулы исемлекләр булдырырга тиеш.

Җир ызанлау мәҗбүриме?
“Гараж амнистиясе” буенча гараж һәм җир кишәрлеген рәсмиләштерә башларга телим. Җир ызанлау мәҗбүриме? Гаражның техник паспорты бар, башка документлар юк, –  дип мөрәҗәгать итте Казаннан Ринат Мортазин.
Канунга таянсак, башта сезгә “гараж амнистиясе” буенча күчемсез милек объектларын рәсмиләштерергә мөмкинме икәнлеген аңларга кирәк. Гараж капиталь һәм 2004 елның 30 декабренә кадәр төзелгән булырга, шулай ук ул рөхсәтсез төзелмәгән дип танылырга тиеш.
Әгәр җир кишәрлеге дәүләт кадастр исәбенә куелмаган булса, җир кишәрлеге урнашкан урын буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ызанлау планын Башкарма комитет тарафыннан җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү турында уңай карар кабул ителгәннән соң әзерләргә кирәк булачак. Ызанлау планы нигезендә җир кишәрлеге дәүләт кадастр исәбенә куелачак. Шуннан соң җир кишәрлеген милеккә бушлай бирү һәм җир кишәрлегенә милек хокукын рәсмиләштерү турында карар кабул итү өчен гаражга һәм кишәрлеккә карата булган барлык документларны да Башкарма комитетка тапшырырга мөмкин. Әгәр уңай карар кабул ителсә, “гараж амнистиясе” буенча күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.

Ничек рәсмиләштерергә?
– Әтинең гараж кооперативында гаражы бар иде. Исән чагында гаражга һәм җиргә үзенең милек хокукын теркәмәгән. Аның вафатыннан соң гаражга мирас рәсмиләштерелмәгән. Хәзер гараж һәм кишәрлекне милеккә алу өчен “гараж амнистиясе”ннән файдаланырга мөмкинме? – дип сорый Марат Камалетдинов.
“Гараж амнистиясе турында”гы канун җир кишәрлеген гаражның хокук иясе варисына бушлай милеккә бирү мөмкинлеген күздә тота. Бу очракта, җир кишәрлеге бирү өчен, мондый мирасчы тарафыннан мирас калдыручының (вафат булган затның) гаражга ия булу фактын яки гараж өчен җир кишәрлеге бирү фактын раслый торган документларның берсе, шулай ук әлеге гражданның милке мирас булып калуын раслый торган таныклык тапшырылырга тиеш.
Хокук иясе вафатыннан соң нотариус тарафыннан мирас эше ачылган һәм варисларга мәрхүмнең милеккә (әйтик, фатирга) хокукы турында таныклык бирелгән очракта, мондый таныклык, шулай ук мирас бирүчегә җир участогы яки гараж бүлеп бирү (бүлү) турында таныклаучы документлар булганда, варислар җир кишәрлегенә һәм гаражны “гараж амнистиясе” тәртибендә милекче хокукын рәсмиләштерү максатында Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әгәр дә мәрхүмнең милкенә мирас хокукы турындагы таныклык рәсмиләштерелмәгән булса, гараж астында бушлай җир алу хокукыннан файдалану өчен нотариаль яки суд тәртибендә варисларның гаражга милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Фото: http://chistopol-rt.ru архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading