16+

Газ өчен түләүдә электрон квитанция кулланыла башлый

Электрон технологияләр “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчәнлегендә дә киң кулланыш ала бара.

Газ өчен түләүдә электрон квитанция кулланыла башлый

Электрон технологияләр “Газпром трансгаз Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчәнлегендә дә киң кулланыш ала бара.

Заманнан калышмыйбыз

– 2025 елның 1 гыйнварыннан газ өчен түләүдә электрон квитанция гамәлгә кертелә. Түләүне шәхси кабинетта “Оплата за газ” мобиль кушымтасы аша башкарып булачак, – диде “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Руслан Фәтхлисламов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстанда 1 миллион 600 меңнән артык абонент газдан файдалана. Сораштыру күрсәткәнчә, инде 150 меңнән артык абонент “электрон квитанция” алымында исәп-хисап башкарырга әзер.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Руслан Фәтхлисламов:”Электрон квитанция белән беррәттән кәгазь квитанция дә була”, – диде.

 Кеше газ өчен түләгәндә электрон квитанциядә бер генә куар-код (QR-код) күрсәтелә. Бу газ аппаратларына техник хезмәт күрсәтү түләүләре белән бутамас өчен эшләнелә. 

Республикада газ кулланучыларның 20 проценты инде хәзер дә түләүләрне электрон рәвештә башкара.

– Абонентлар газ кулланган өчен түләүләргә җаваплы карый. Газ өчен вакытында түләү башкарып бару яхшы. Исәп-хисап вакытында башкарылмаса, түләү нормативлар буенча язып җибәрелә. Монысында, әлбәттә, түләү хисаплагыч күрсәткечләреннән күбрәк булып чыга, – дип искәртте Руслан Фәтхлисламов.

Газ аппаратында казынма

Татарстанда газ аппаратларына бәйле 48 аварияле очрак теркәлгән, аларда 80 кеше зыян күргән.

– Газ аппаратларын фәкать газ хезмәте белгечләре генә урнаштырырга, төзекләндерергә хокуклы. Үз белдегеңдә газ аппараты урнаштыру, ремонтлау катгый тыела. Бу хәл ачыкланган очракта газ бирү өзеп куелырга да мөмкин. Газ хезмәткәрләрен фатирга яки йортка газ аппаратларына техник хезмәт күрсәтү максатларында кертергә кирәк. Техник карау өчен газ оешмасы хезмәткәренә тере акча түлисе түгел. Кеше газ хезмәткәрен кертмәсә, аңа 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр административ штраф салына, – диде “Газпром трансгаз Казань” җәмгыяте генераль директорының җитештерү буенча урынбасары вазифасын башкаручы Рәмис Сәлахов.

Абонентлар ел ахырына кадәр газ оешмасы белән газ аппаратларына хезмәт күрсәтү буенча яңа килешү кабул итеп бетерергә тиешләр. Үзең белән паспорт һәм фатир яки йорт документы булу кирәк. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading