16+

Газга шикле квитанция килсә нишләргә?

Соңгы вакытта Казан халкы һәр ай саен килә торган квитанцияләрдән тыш, газга техник хезмәт күрсәтү өчен тагын бер түләү кәгазе ала башлады. Гадәттә, бу түләү ел ахырында килә, шуңа да аптыраш тудыра. Газга шикле квитанция килсә нишләргә?

Газга шикле квитанция килсә нишләргә?

Соңгы вакытта Казан халкы һәр ай саен килә торган квитанцияләрдән тыш, газга техник хезмәт күрсәтү өчен тагын бер түләү кәгазе ала башлады. Гадәттә, бу түләү ел ахырында килә, шуңа да аптыраш тудыра. Газга шикле квитанция килсә нишләргә?

Беренче чиратта, әлеге капкынга игътибарсызлар килеп каба икән. Түләү кәгазьләрен укып та карамыйча күпләр гадәт буенча акчасын күчерә һәм булмаган хезмәт өчен килешү төзеп куя. 

Казанлыларга җибәрелгән газ җиһазларын карау өчен әлеге түләү кәгазенә тел-теш тидерерлек түгел, ул нәкъ чын кебек. Биредә барлык мәгълүматлар, түләү өчен исәп-хисап язылган, фирманың исеме дә яңгырашлы – “Газ Сфера”. Әмма бер нечкәлек бар...

– Бар да матур язылган. Ләкин шунысы гаҗәпкә калдыра, хезмәт күрсәткәнче үк иң башта акча түләргә кирәк, шуннан соң өйгә килеп техник тикшерү үткәрәчәкләр, имеш, – ди Юдино бистәсендә яшәүче Илгизә Галимова. – Безнең йортта яшәүче олы яшьтәге абый-апалар белештермичә почтага түләргә йөгергән, ярый ла, анда намуслы хезмәткәрләр туры килгән. Квитанцияләрнең ялган икәнен аңлатып, кире борып җибәргәннәр. 

“Газ җиһазларына хезмәт күрсәтү” турындагы квитанцияләрне Илгизәдән кала башка күршеләренең почта әрҗәләренә дә салып чыкканнар. Гадәттә, ел ахырында килә торган түләү бу юлы ел башында килде, дип хафалана алар. Өстәвенә, барысында да бер үк сумма язылган — 900 сумга якын, хатларны юллаучы – “ГАЗ Сфера” җәмгыяте.

Әгәр кеше шушы квитанция буенча түләсә, үз фатирында газ җиһазларына хезмәт күрсәтү өчен автомат рәвештә килешү төзегән булып чыга. Аны өзәргә һәм акчаны кире кайтарырга мөмкин, ләкин моның өчен шактый тир түгәргә туры киләчәк, ди белгечләр.

– Килешүне суд аша өзәргә һәм акчаны кире кайтарырга мөмкин. Моның өчен Кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә язмача мөрәҗәгать итүнең мәгънәсе бар. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы канун нигезендә, кеше хезмәт күрсәтү килешүен берьяклы гына өзәргә дә хокуклы. Квитанциядә “тәкъдим-оферта” дигән юллар бар, ә нәкъ менә әлеге квитанцияне түләгәндә, cез хезмәт күрсәтү өчен килешү төзисез. Мондый квитанцияләр таратуны маркетинг юлы, ягъни хәйләле адым дип атарга була. Мондый түләүләр башкарганчы, әлеге оешманың идарәче компания белән килешү булу-булмавын һәм сезнең район җирлегендә эшләргә хокукы бармы икәнлеген белергә кирәк, – ди юрист Марат Гайнуллин.

Шәһәр халкына сак һәм уяу булырга кирәк. 900 сум аяк астында аунап ятмый, ләбаса. Барлык квитанцияләрне игътибар белән өйрәнү һәм шик туган очракта үзегезнең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү зарур, дип киңәш итте юрист. 

“Газпром Трансгаз Казан” компаниясендә әлеге шикле фирма турында кешеләр кат-кат мөрәҗәгать итә башлагач кына ишетәләр.
– “ГАЗ Сфера” компаниясенең «Газпром Трансгаз Казан» оешмасына бернинди катнашы юк. Ике оешма арасында килешү мөнәсәбәтләре төзелмәгән. Безнең компаниянең телефоннары һәр квитанциягә язылган, рәсми сайтыбызда да тиешле мәгълүмат куелган. Белгечләребез әлеге сорау буенча консультация бирә ала, шуннан соң инде абонент кем белән эш итүен үзе хәл итеп бетерә, – диде “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Казаньгоргаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе баш инженеры урынбасары Алмаз Ханнанов.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ каптым бу ятьмэгэ, иремэ сойлэп тормадым, чыгасы акча булгандыр дип тынычландырдым уземне, лэкин тыначланып булмый, 900 сум бит ул, 2 ай туздем дэ, электронный адресларына заявление жибэрдем, акчамны кире кайтарыгыз дип, шул ук конне жибэрделэр, сез нинди белгечлэр белэн кинэшлэштегез, бернинди авырлыгы да булмады, укырга кирэк инде башта,суз дэ юк, лэкин ялгышыла шул ,минем кебеклэр булса, сорагыз акчагызны, жибэрэлэр.

    Мөһим

    loading