16+

“Глаголица» рухи элита тәрбияли

"Глаголица» республика балалар әдәбиятының бәйсез әдәби премиясен оештыручылар балачакны - талант сүзе белән тиңдәш, ди. Бер караганда, компьютер заманында балаларны китап укырга тартуы авыр, ләкин бу проект балаларны янә китап белән дуслаштырачакларына шикләнмиләр. Бәйге инде икенче тапкыр оештырыла. Үзендә аз гына булса да язучылык сәләте тойган 10-17 яшьлек бала конкурска...

“Глаголица» рухи элита тәрбияли

"Глаголица» республика балалар әдәбиятының бәйсез әдәби премиясен оештыручылар балачакны - талант сүзе белән тиңдәш, ди. Бер караганда, компьютер заманында балаларны китап укырга тартуы авыр, ләкин бу проект балаларны янә китап белән дуслаштырачакларына шикләнмиләр. Бәйге инде икенче тапкыр оештырыла. Үзендә аз гына булса да язучылык сәләте тойган 10-17 яшьлек бала конкурска...

"Глаголица» республика балалар әдәбиятының бәйсез әдәби премиясен оештыручылар балачакны - талант сүзе белән тиңдәш, ди. Бер караганда, компьютер заманында балаларны китап укырга тартуы авыр, ләкин бу проект балаларны янә китап белән дуслаштырачакларына шикләнмиләр.

Бәйге инде икенче тапкыр оештырыла. Үзендә аз гына булса да язучылык сәләте тойган 10-17 яшьлек бала конкурска иҗат җимешләрен җибәрә ала. Анда төрле яшь категориясендә урыс һәм татар телендә чәчмә әсәрләр, шигырьләр, урыс телендә эссе, француз, инглиз, немемец телләреннән рус теленә тәрҗемәләр кабул ителә.
Бәйге форматы шул ук калса да, кайбер үзгәрешләр күзәтелә. Былтыр эшләр 22 апрельдән алып 14 сентябрьгә кадәр кабул ителгән иде. Быел балаларга иҗат итәргә вакыт бераз күбрәк булсын өчен бәйгегә стартны мартта ук бирергә булганнар. Шулай ук татар телендә "поэзия" номинациясе дә өстәлгән.

Узган ел бәйгедә 366 бала катнашу теләген белдерде. Шулар арасыннан 100 иң яхшы дип табылган эшне без бу альманах итеп бастырып чыгардык, - дип белдерде "Cчастливые истории" хәйрия фонды рәисе Ирина Хөснетдинова.

Иң яхшы әсәрләр авторлары Татарстан һәм Россиянең танылган язучылары, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән аралаша, алар үткәргән мастер-классларда катнаша алачак. Бәйгенең гала-концерты «Әкият" курчак театрында уздырылачак.

- Бәйгене башлап җибәргән вакытта булдыра алырбызмы, балалар ниндирәк әсәрләр җибәрер икән дип курыккан идек. Алар шул кадәр сәләтле булуларын күз алдына да китермәдек, - диде Россия шагыйрәсе Анна Русс.

Балалар иҗатында олылар кулы да сизелә, әлбәттә. Кайберләренә мәктәптә укытучылар язарга тема идеясе биргәннәр. Шуңа да күп кенә әсәрләрнең сюжет линиясе охшаш булган. Бөек Ватан сугышы, экология, әни темасы иң күп булган. Ләкин жюри әгъзалары балаларны ниндидер бер тема кысаларында гына чикләү яклы түгел. Ә балалар үзләре нәрсә турында яза соң?

- Әгәр дә аларга олылар үзләренең кирәкмәгән киңәшләрен бирмәсә, балалар да күз явын алырлык шедаврлар иҗат итә. Иң самими әсәрләр - 10-13 яшьлекләрдә. Күбесе дуслык, бер-береңә ярдәм итү, мәхәббәт турында язалар. Аларның әсәрләрендә һәрвакыт начарлыкны яхшылык җиңә. Балалар иҗатында тормышны яхшырак ясарга омтылу бар. Ә олыракрак - 14-17 яшьлекләр - кызлар - җавапсыз мәхәббәт, егетләр төрле батырлыклар эшләве турында яза, - дип сөйли Анна Русс.

Татар телендә 60 ка якын әсәр килгән. Аларны Роберт Миннулин белән Рафис Корбан бәяләгән.

Шуны әйтергә кирәк альманах әзерләгәндә дә, балалар иҗатын сайтка элгәндә дә жюри әгъзалары аларга төзәтмәләр кертмәгән. Бары тик орфографик һәм пунктуация хаталары гына төзәтелә.

I дәрәҗә лауреатлар "Глаголица» премиясе символы - Бәллүр ябалак, ноутбук, II дәрәҗәдәгеләр электрон китап белән бүләкләнәчәкләр. Шулай ук I, II, III урыннар алучы баланың һәрберсенә "кече китапханә" - китаплар комплекты бүләк ителә һәм "Глаголица - 2015» альманахында әсәрен бастыру мөмкинлеге бирелә.

Фото tmstalkers.clan.su сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading