16+

Гөмбә сезоны башланды... агуланучылар да бар

Гөмбә сезоны башланырга да өлгермәде, инде агуланучылар турында да хәбәрләр ишетелә. Гөмбә җыю күпләрнең яраткан шөгыле саналса да, кайвакыт җанга ял бирә торган бу эш куркыныч булып та куя ала шул. Гөмбәнең төрләрен аера белмәү, җыйган вакытта игътибарсызлык, аны дөрес хәзерләмәү ахыр чиратта агулану белән тәмамланырга мөмкин.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр итүенчә, быел республикада инде дистәдән артык кеше гөмбә ашап агуланган. Алар арасында 14 яшькәчә булган балалар да бар. Агулану очракларының күбесе Казанда, Яшел Үзәндә, Биектауда һәм башка шәһәр-районнарда очрый.
Гөмбә ашап агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан (чебен гөмбәсе ашаган булсаң) яки 6-12 сәгатьтән соң (сморчок - кәҗә гөмбәсе, бледная поганка - агулы гөмбә ашасаң) күренә башларга мөмкин. Бу вакытта эч бик каты авырта, күңел болгана, костыра башлый. Тамак бик каты кибә, көзән җыера, бавыр һәм бөернең җитлекле эшләмәве күзәтелә, шулай ук башка билгеләр дә барлыкка килә.
Бу очракта нишләргә һәм беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Әлбәттә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итәсе. Ул килгәнче, агуланучыны урын өстенә яткырыгыз һәм аңа әз-әзләп таманча гына тозланган су, салкын каты чәй яки каһвә, шулай ук сөт эчертегез.
14 яшькәчә балаларга, гомумән, гөмбә ашатмаска куша белгечләр, чөнки баланың организмында аны эшкәртү өчен ферментлар җитәрлек булмый. Гөмбәне өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга, бигрәк тә ашказаны-эчәклек тракты белән проблемалары булганнарга ашарга кушмыйлар.
Ә гөмбә җыярга уйласагыз, тәҗрибәле кеше белән генә барыгыз. Эшләпәлеләрне сатып алганда исә, аларның җыелмасын алмасагыз яхшырак, тозланган, маринадланган гөмбәләрдән, аның икрасыннан да баш тартырга киңәш итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading