Күпсанлы югары уку йортлары урнашкан Казанга ел саен төрле районнардан, башка төбәкләрдән беренче курска укырга кергән егетләр һәм кызлар агыла. Җәйге ялдан өлкән курс студентлары да кайта. Тулай торакта урын барчасына да җитми, билгеле. Нәтиҗәдә, меңнәрчә кеше бер юлы фатир эзләргә керешә.
Җәй ахыры студентларның дәррәү торак эзләгән вакыты.
Башкаланың аренда базары ду килә хәзер: фатир бәяләре артты, ихтыяҗ тәкъдимнәргә караганда күбрәк, риэлторлар көн-төн эшли, өстәмә түләүле хезмәтләр тәкъдим итә. Ел да бер үк хәл.
Алсу Кәримова Казанда әллә ничә торак урыны алмаштыручыларның берсе. Алексеевск районы кызы башкалага килеп, Халыкара сервис көллиятенә укырга керә. Уку йортының үз тулай торагы булмый. Башта туганнары белән бер бүлмә арендалыйлар. Аннары дус кызлары белән бергә яшәргә карар кылалар. Шулай итеп, бер урыннан икенчесенә әллә ничә тапкыр күченә. Соңгы ярты елда Казан тулай торакларының берсендә 10 мең түләп үзе генә яши. Инде менә янә күченергә ниятләгән.
- Быел көллиятне тәмамлап, эшкә урнаштым. Матди мөмкинлекләр яхшырды, шуңа да фатир эзләргә булдым. Тулай торакта шартлар юк бит. Берүземә фатирны тарту акча ягыннан барыбер авыррак булуын аңлап, ике дус кыз белән бергә яшәрбез дип уйладык. Алай күңеллерәк тә. Социаль челтәрләрдәге төрле аренда төркемнәренә белдерү бирдем, барлык таныш-белешләрне сораштым. Инде риэлтор аша эзләрмен дип торганда, бер танышлар аша ике бүлмәле фатир таптык кебек. Карарга барасыбыз бар. Бәясе дә чагыштырмача кыйммәт түгел – 20 мең + коммуналь түләүләр, - дип сөенече белән уртаклашты Алсу.
Әмма бик күпләргә фатирны үз көче белән табу бәхете елмаймый. Лилия Закирова фатирны инде ике атна эзли. КФУда укыган өченче курс студентына быел тулай торакта урын бирелмәгән. Бөтен таныш-белешеннән сорашып та караган, белдерүләр сайтларын һәм социаль челтәрләрне көне буе күзәтә, әмма үзенә кирәген таба алмый. Кайсысының бәясе бик кыйммәт, кайсы бик еракта урнашкан, кайсын инде арендалап өлгергәннәр.
- Соңгы берничә көндә инде берничә риэлтор белән дә элемтәгә кердем. Табып бирсәләр, өстәмә акча да түләргә әзер. Алар үз ярдәме өчен фатир арендасы бәясенең 70-100 проценты күләмендә сорый. Әмма алар да кирәкле вариантны таба алмый, - ди Лилия.
Фәридә Кадыйрова риэлтор булып 2005 елдан эшли. Торак базарындагы вазгыятьне биш бармагы кебек белә. Күбрәк торак сату-алу юнәлешендә эш итсә дә, аренда хакында да яхшы хәбәрдар. Аның сүзләренчә, Казанда арендага сорау елдан-ел арта бара. Узган елда югары ихтыяҗ чоры июль ахыры-августта башланса, быел инде июнь аеннан ук ыгы-зыгы.
- Студентлар белән еш аралашырга туры килә. Күбесе тулай торакта урын җитмәүгә зарлана. Беренче чиратта, спортта, иҗатта актив булганнарны, уку алдынгыларын тәэмин итәләр, ди алар. Урын җитмәгәннәр исә торыр урынын үзләре кайгыртырга мәҗбүр. Шулай ук балаларын тулай торакта яшәтәсе килмәгән ата-аналар бар. Шуның белән бәйле рәвештә ел саен җәй ахырында фатир эзләүчеләр бермә-бер арта. Барыннан бигрәк метро линисе тирәсендә урнашкан фатирларга ихтыяҗ зур, - дип сөйләде ул.
Быел фатир арендасы бәяләре артуын билгеләп узды Фәридә ханым. Гостинка-студиягә бәяләр 15 меңнән башлана, бер бүлмәлеләр 20 меңнән, ди ул. Иң кыйммәтле фатирлар, билгеле, үзәктә, уку йортлары урнашкан тирәдә – аларда айлык түләү 30 меңнән башлана. Ә менә арзанракны эзләгәннәр Жилплощадка яки Дәрвишләр бистәсенә барып урнашырга туры килә.
Акчалырак әти-әниләр Казанга укырга килгән балаларына фатирны сатып та ала. Әмма елдан-ел бу кыенлаша бара. Бүгенге көндә фатир сатып алу бәяләре Мәскәү дәрәҗәсенә күтәрелә бара. 1 бүлмәле хрущевкалар 3,6-4,5 млн. сум, ленинградкалар 4,7-5,5 млн. сум тора.
Айнур Садыйков торак арендасы өлкәсендә 8 ел эшли. Социаль челтәрләр аша гына да хәзер көненә 50ләп кеше мөрәҗәгать итә, ди ул.
- Май ахырында торак базары арендасы җанлана башлый. Фатир эзләүчеләр көннән-көн арта бара. Июль-августта инде тәкъдимнәр ихтыяҗны капламый. Бәяләр дә өскә үрмәли. Чынлыкта бу фатирлар ул кадәр тормый, торак хуҗалары уңайлы вакыттан файдалана гына. Әйтик, кыш көне фатир 20 меңгә арендага бирелсә, хәзер аның өчен 25-30 мең сорыйлар. Сентябрь ахырына кадәр шулай дәвам итә. Октябрь-ноябрьдә вазгыять тотрыклана, - ди риэлтор.
Димәк, хәзер фатир эзләүчеләр чарасызлыктан аренда өчен кыйммәтрәк бәяне түли. Базар тынычлангач, шундый ук фатирларны юньрәккә табарга була. Шуңа күрә риэлторның бүгенге клиентлары октябрь-ноябрьдә яңадан торак алмаштыру ягын карый – арзанрак вариантларны күзли. Айнур сүзләренчә, студентларның күбесе бюджетлы вариантлар эзли – гостинкалар яки бер бүлмәле фатирларга бер сәгать эчендә 5 кешелек чират җыела икән.
Торакка ихтыяҗ югары булган чорда кырыгалдарлар кулына килеп эләгүең бик ихтимал. Аренда базарында мәгълүмати агентлыклар/ялган риэлторлар бик үҗәт эш итә. Алар фатир эзләүчеләрнең беркатлылыгыннан файдаланып, кесәсен калынайта.
Алдыгызда мошенниклар икәнен түбәндәге фактлар күрсәтә:
• Евроремонт ясалган фатирлар бик түбән бәядән тәкъдим ителә. Мондый ысул белән мошенниклар игътибарны җәлеп итә.
• Билгеле бер фатир турында сорашып шалтыраткач, сезгә аның инде арендага бирелүен, залог кертелгән булуын хәбәр итәләр. Аннары сезне шундый ук буш вариантларны күрсәтү өчен офиска чакыралар. Чынлыкта исә бернинди фатирлар да юк. Төп максатлары – сезне офиска китертү.
• Сез офиска килгәч, арендага бирелә торган милек базасын күрсәтәләр. Әмма контактларны бирү алдыннан мәгълүмати хезмәт күрсәтү турында килешүгә кул куярга һәм моның өчен билгеле бер күләмдә акча кертергә тәкъдим итәләр.
• Мошенниклар дәлилләр китереп сөйли, һәр сорауга җаваплары бар, алар ышандыру көченә ия. Чөнки аларны моңа өйрәтәләр, алар яхшы сату менеджерлары. Хәйләләргә бирешмәгез!
Мәгълүмати хезмәтләр күрсәтү турындагы килешү хокукый яктан бәйләнмәслек итеп төзелгән. Аны хәтта судта да кире кагу гаять кыен. Шуңа күрә кул куйганда, барысын да бик зур игътибар белән укырга кирәк. Гадәттә, бу мәгълүмати агентлыклар базага керү өчен пароль бирә. Әмма бу базада инде арендаланган фатирлар яки чынлыкта бөтенләй булмаган вариантлар.
Намуслы риэлторлар сезне офиска чакырса да, базаны сатмый. Шулай ук алдан бернинди акча алмый. Бары тик фатир ачкычы кулыгызда булганда гына үз комиссиясен ала.
Гүзәл Насыйбуллина
Комментарийлар