16+

ГТО һәм сәнгатьне ничек берләштерергә?

Бу сорауга җавапны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачылган күргәзмәгә килеп табарга мөмкин.

ГТО һәм сәнгатьне ничек берләштерергә?

Бу сорауга җавапны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачылган күргәзмәгә килеп табарга мөмкин.

Спорт, сәнгать, сәламәт яшәү рәвеше... Әгәр бик теләсәң, бу төшенчә­ләрне дә бер­ләштереп, җәм­гыятькә файдалы эш­ләр эшләп була икән. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ГТО һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган плакатлар күргәзмәсе ачылды. Аны оештыручы «Кадрлар резервы» проекты катнашучысы, КФУ магистры Алинә Әсхәдуллина бу чараның идеясе һәм ничек тууы турында безгә болай дип сөйләде:
- Мин республикадагы «Кадрлар резервы» проектында катнашам. Аның кысаларында, без ГТО нормативларына һәм сәламәт яшәү рәвеше те­масына чаралар үткәрәбез. Ике атна дәвамында студентлар бе­лән төрле плакатлар ясадык һәм күргәзмә оештырдык. Аның төп максаты - яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Һәр студент үз эшендә бу темага һәм проблемага үз карашын белдерде.

Чараның төп идеясе - яшьләр арасында сәнгать әсәрләре аша сәламәт яшәү рәвеше алып бару проблемасы күтәрелү. Бу эштә җәмгыятьнең бер генә өлкәсе дә битараф калырга тиеш түгел. Хәтта сәнгать тә. Элек тә шулай булган. Мәсәлән, совет чоры - үзе бер плакатлар эпохасы ул. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр дә шул традицияләргә яңа сулыш өрә. Плакатларны ясау технологиясе үзгәрсә дә, аның максаты бер - сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, җәмгыятьне бу битарафлыктан чыгару. Сәнгатьнең бу төре аша студентлар әлеге проблемага карата күңелләрендә йөрткән фикерләрен җиткерергә омтылган. Иң уңышлы эшләрне чара барышында билгеләп үттеләр. Беренче урынны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Анастасия Захарова алды. Ул ясаган плакат пазл рәвешендә иҗат ителгән. Анда гади бер гаилә сурәтләнә. Әмма тулы булу өчен бер пазл җитми.

Һәр гаилә яшәү рәвешен, юлын үзе сайлый. Әлеге плакатта гаилә йә тәмәке, йә наркотикларны, йә сабыйны үз итә. Һәр кеше үз пазлын үзе урнаш­тыра, бары дөрес карар гына кабул итәргә кирәк, - диде эше турында Анастасия.

Күргәзмә ачылышыннан соң студентлар сәламәт яшәү рәвеше, аның кыйммәте турындагы интерактив лекциягә юл алды. Экспертлар - Казан марафоны директоры, спорт проектларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Вадим Янгиров, ГТО комплексын кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов студентларның ГТОга кагылышлы сорауларына җавап бирде.

- «Кадрлар резервы» проектының башка катнашучыларыннан аермалы буларак, Алинә бу дәресне беренчеләрдән булып оештыра. Безнең максат - яшьләргә, укучыларга, студентларга белем бирү чарасы үткәрү. Аларга көч­ләп тагарга кирәкми, үзләре килергә тиеш. Без бу теманы яктырту буенча эшлибез, - диде «Кадрлар резервы» проекты башкарма директоры Андрей Петухов.

- Бүген ГТОның ни икәнен белмәүче сирәктер. «Готов к труду и обороне» дигәнне аңлата ул. Ягъни ил халкының һәрвакыт формада тотучы физик нормативларны билгели. 2015 елның 6 октябрендә Илбашы Владимир Путин ГТО нормативларын яңарту турында законга кул куйды. Ә Татарстан бу агымга, эксперименталь мәйдан буларак, 2014 елда ук кушылды. Ул вакытта ГТОны мәктәп укучылары тапшыра башлады, ә 2015 елда аны мәҗбүри рәвештә студентлар тапшырырга тиеш иде. Быелдан башлап, ГТО бөтен ил халкы өчен мәҗбүригә әйләнергә тиеш. Димәк, әби дә чабачак, бәби дә чабачак дигән сүз. Әмма мәҗбүри булуга карамастан һәм аны тапшыру өчен махсус үзәкләр булдырылса да, ул барыбер тренд кына булып кала бирә бугай әле. Моны гадәткә кертү өчен инде боз урыныннан кузгалды. Әйтик, төрле бүләкләү чаралары да уйлап табыла. Мәсәлән, нормативларны алтын билгегә тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары вузга кергәндә аларга 10 балл өстәлә. Тиздән югалып торган мактау такталары да кире кайтачак. Бар нәрсә дә матди як белән генә бәяләнми бит, ди Александр Карпов.

Аның фикеренчә, халык арасында ГТОга караш уңай. Күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, ул үз фикерләрен җиткерде:
- Илдә ГТОның үз йөзе, үзенчәлекле стиле бар. Студентлар бу билгене инде бүгеннән үк куллана башлаган. Монда очрак­лы плакатлар юк. Студентлар махсус әдәбият укыган, порталга кергән. Һәм үзләре ГТОны ничек күрә - шулай иҗат иткән. Әлеге иҗади талпыныш тест үтү үзәгенә килеп, билге алуга кадәр барып җитсен иде, - дигән теләктә Александр Карпов.

Фото: kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading