16+

Г.Тукайга багышланган чаралар дөньяның төрле илләрендә уза

Быел Г.Тукайга багышланган чаралар Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап узачак. Аеруча Башкортстанда зур чаралар көтелә.

Г.Тукайга багышланган чаралар дөньяның төрле илләрендә уза

Быел Г.Тукайга багышланган чаралар Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап узачак. Аеруча Башкортстанда зур чаралар көтелә.

26 апрельдә Уфада Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме узачак. Ул җирле вакыт белән көндезге сәгать икедә башлана. Аннан соң “Нур” театрында “Тукай моңы” исемле шигъри бәйгегә нәтиҗә ясалачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлназ Шәйхи хәбәр итте. Аның әйтүенчә, бәйрәм чаралары Башкортстанның төрле шәһәр-районнарында узачак.

“Габдулла Тукай – иң күренекле шәхесләрнең берсе. Татар яшәгән һәр төбәктә, һәр илдә Тукайга багышланган чаралар уза. Казахстанда шигъри бәйге үтте, анда хәтта казанлылар да катнашты. Бәйге нәтиҗәләре 26 апрель көнне билгеле булачак. Европа шәһәрләрендәге чаралар пандемия аркасында онлайн режимда була”, - диде Гөлназ Шәйхи.

Төркиянең Анкара шәһәрендә, Семипалатинск, Уральски, Әстерхан, Чиләбе, Барда, Петербург, Уфа, Мәскәү, Дмитровградта Тукайга һәйкәлләр һәм бюстлар куелган. Моннан тыш, Ижау, Барда һәм Дмитровградта Тукай исемен йөрткән мәктәпләр бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading