16+

Халык җитәкчелеккә ышана

14 сентябрьдә без Дәүләт Советы депутатларын сайладык. Сайлаудан соң Казан федераль университеты каршындагы экспертлар советы республиканың социаль-сәяси хәлен анализлаган.

Халык җитәкчелеккә ышана

14 сентябрьдә без Дәүләт Советы депутатларын сайладык. Сайлаудан соң Казан федераль университеты каршындагы экспертлар советы республиканың социаль-сәяси хәлен анализлаган.

Исегезгә төшерәбез, быелгы сайлаудан соң Дәүләт Советындагы 100 кәнәфинең 83е - «Бердәм Россия» партиясе вәкилләренә, 3се - КПРФ­чыларга, 1се - Жириновский шәкертенә, ягъни ЛДПР вәкиленә тәтеде, калган 13 депутат - үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр (самовыдвиженцы).

Казан федераль университетында узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков белдергәнчә, «Бердәм Россия»нең күпчелек халыкның күңеленә хуш килүе партия башында торучы җитәкчеләрнең югары рейтингы белән аңлатыла. Партияне хәзер Россия Президенты Владимир Путин түгел, хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев җитәкләсә дә, халык барыбер «Бердәм Россия»не Путин белән бергәлектә күзаллый икән. Татарстан халкының 85 проценты Путин эшчәнлегенә уңая бәя бирә.

Түгәрәк өстәлгә җыелган белгечләр Татарстан Дәүләт Советына муниципаль сайлауларда сайлау бюллетеньнәренә «барысына да каршы» графасын кертмәскә тәкъдим итте, чөнки бу кешеләрнең демократик хокукларын киңәйтүгә берничек тә тәэсир итми.

2014 елның октябрендә «Җәмәгатьчелек фикере» фондының Татарстан бүлеге белгечләре Татарстанның 1502 кешесен яшәешнең төрле темаларына сораштырган. «Бердәм Россия»гә әйләнеп кайтсак, сораштырылучыларның биш проценты гына илнең баш партиясенә тискәре карашта. Мониторинг барышында төзелгән җитәкчеләр рейтингында Путиннан соң икенче урында Медведев түгел, Россия оборона министры Сергей Шойгу бара. Ә хөкүмәт рәисе - өченче урында. Татарстан җитәкчеләр рейтингында Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев эзгә‑эз диярлек атлап бара. Татарстанда Президент атамасы сакланып калу-калмау мәсьәләсе дә халыкны борчый, күпчелеге республиканы президентлы итеп күрергә тели. Сораштыру нәтиҗәләре Татарстан халкының 80 проценты Рөстәм Миңнехановның эшен уңай бәяләвен күрсәтә. Белгечләр мондый ышанычны республика җитәкчелегенең тормышның бер өлкәсенә дә битараф булмавы белән аңлата.

Халыктан «бүген-иртәгә фетнә булса калса, баш күтәрергә чыгар идегезме?» дигән сорауга күпчелек «юк» дип җавап биргән. Сорау тикмәгә күтәрелмәгән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының икътисад һәм социаль-мәдәни өлкә белән идарә итү кафедрасы мөдире Фадбир Сафин фикеренчә, кешенең гамәлләренә эш беткәч кенә анализ ясыйсы түгел, киресенчә, җәмгыятьтәге булачак ситуацияләрне алдан фаразларга кирәк. Ватанпәрвәрлеккә зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады белгеч.

- Без сериалларда үрнәк алырдай шәхесләрне күрсәтергә тиеш. Билгеле, экранда хәзер хатыннар, яхталар, сөяркәләр... Павел Корчагинга (Николай Ос­тровскийның «Как закалялась сталь» әсәре баш герое. - Авт.) охшаган кеше табарга кирәк бит инде.

Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы мөдире Дания Сабирова, алдагы тикшерүләрне әзерләгәндә, халыкка фетнә темасына сорауны башкачарак бирергә тәкъдим итте: «Сезне илдәге нинди вакыйгалар фетнәгә чыгарга мәҗбүр итәргә мөмкин?»

Дания Сабирова сөйләвенчә, 1930 елларда кайсыдыр завод эшчеләренә халатлар бирмәгәнгә, алар баш күтәргән. Эшчеләрнең шушы вакыйгага хәтле булган барлык ризасызлыкларын халатка кайтарып калдыр­ганнар. Сталин завод җитәкчесенең ипи шүрлегенә менеп төшеп, эшчеләргә халатлар бирергә кушкан. Шуннан соң халык тынычланган. Әмма, белгеч әйтүенчә, халыкның баш күтәрүенә шушы вакыйга кына сәбәпче булмаган. Шуңа да Дания Сабирова, Фадбир Сафинның фикерен куәтләп, халыкның кәефе һәм уй-ниятләре белән ешрак кызыксыныр­га тәкъдим итте.

Фото: Михаил Козловский

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading