16+

«Халык контроле»: 70 кат уйлама, 7 кат уйла

Республикада киң колач җәеп эшли торган «Халык контроле» системасын таш тишкән тамчы белән чагыштырырга була. Бер кешенең, иренмичә, интернетка кереп, җәмәгать урынындагы тәртипсезлек турында язып, ничәмә-ничә мәсьәләнең шулай хәл ителгәне бар. Портал эшли башлаганнан бирле - 2012 елның апреленнән 2014 елның 31 декабренә кадәр 33 мең 910, ә 2014 елда...

«Халык контроле»: 70 кат уйлама, 7 кат уйла

Республикада киң колач җәеп эшли торган «Халык контроле» системасын таш тишкән тамчы белән чагыштырырга була. Бер кешенең, иренмичә, интернетка кереп, җәмәгать урынындагы тәртипсезлек турында язып, ничәмә-ничә мәсьәләнең шулай хәл ителгәне бар. Портал эшли башлаганнан бирле - 2012 елның апреленнән 2014 елның 31 декабренә кадәр 33 мең 910, ә 2014 елда...

Шәһәрдә яшәүчеләр системаны ешрак эшкә җигә. Ә авыл халкында «Халык контроле» кайгысы түгел әле. Порталның баш җитәкчесе - Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская моны авылларда интернетның аз кулланылуы белән аңлатты. Ә менә Теләче район газетасында «Халык контроле» дип аталган сәхифә бар икән. Укучыларның моң-зарына районның башкарма комитеты киләсе атна санында ук җавап бирә.

«Халык контроле» системасы елдан-ел камилләшә, халык «утлы таба»га бастырган министрлыклар да зарларга ныграк игътибар бирә башлаган. 2013 елда Казанның башкарма комитетына юлланган гаризаларның 46 проценты гына уңай хәл ителсә, 2014 елда бу күрсәткеч 64 процентка җиткән. Ник дигәндә, башкарма комитеттта «Халык контроле»нә җибәрелгән зарларны энә күзе аша үткәрүче махсус кеше бар хәзер.

Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы халкыннан да моң-зар ургылып тора. Ә менә үткән елда Яңа Чишмә, Әлки, Кайбыч, Тәтеш, Балык Бистәсе, Теләче районнарыннан елына уннан да азрак кеше мөрәҗәгать иткән. Бу нәрсә турында сөйләргә мөмкин: бу районнар, җәннәт «филиал»ына әйләнеп, анда тормыш дәрәҗәсе иң югары ноктасына җиткәнме, әллә халкы пассивмы?

Кагыйдә буенча, «Халык контроле»нә килгән зарлар ун көндә каралып, дүрт дәрәҗәнең берсе билгеләнә: «уңай хәл ителгән», «планлаштырылган», «эшләнә» һәм «кире кагылган». Әмма проблеманың ни сәбәпле хәл ителмәгәне аңлатылырга тиеш. Вакытында җавап бирмәүчеләр рәтендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе бар. Ибраһимов институты оешмаларның алтакталарындагы хаталы язуларын зур авырлык белән төзәттерә. Кайбер оешмалар бина тышына үзләре турындагы белешмәне затлы итеп эшләтә дә, хата киткән очракта, акча түгәргә теләмичә, төзәтүне кичектереп килә.

Еш кына система башында торучылар кире кагылган мәсьәләләрне хәл итү ягын карый. Әйтик, 2013 елда Чаллыдагы ишегалларның берсендә спорт мәйданчыгында боз катырып, шугалак ясауларын сораганнар. Башта бу гозер кире кагылып, «чүплек»кә озатылган. Әмма «Халык контроле» җитәкчеләре басымы астында Чаллының башкарма комитеты, бер елдан соң әлеге мөрәҗәгатьне «чүплек»тән кире чыгарып, халыкны шугалак белән сөендергән. Халык хәл ителгән мәсьәләнең сыйфатыннан канәгать булмаса, теге таш тишкән тамчы сыман кабат «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итә ала. Андый очракта, «Халык контроле» белгечләре килеп, башкарылган эшнең сыйфатына шәхсән бәя бирә.

Ә кайбер намуссыз оешмалар проблеманы хәл итүне артык озакка суза. Җиде кат уйла, бер кат кис мәкален халык юкка гына уйлап чыгармаган бит. Юкса, кайбер оешмалар җиде генә түгел, 70 тапкыр уйлаган сыман тоела.

Берәү октябрьдә Казанның Урицкий паркы күленә эскәмия ыргытылганын хәбәр иткән. Тышкы төзекләндерү комитеты проблеманы 2015 елның маена (!) кадәр хәл итәргә вәгъдә биргән. Әмма «Халык контроле» белгечләре мондый башбаштаклыкны күреп алып, эскәмияне 22 декабрьдә алдырган.

Кукмарада Ленин урамындагы «Магнит» кибете каршындагы ярылып беткән тротуарга тыныч күңел белән карап булмый икән. Мөрәҗәгать 2013 елның апрелендә язып калдырылган. Әмма халык бүгенгәчә Кукмараның бөтен ямен җибәрә торган шул асфальттан йөрергә мәҗбүр. Сәрия Сабурская сүзләренчә, район башкарма комитеты быелның 31 маена кадәр тыныч күңел белән карарлык асфальт җәяргә вәгъдә биргән.

Уңай хәл ителгән гаризалар саны ягыннан үрнәк күрсәтүчеләр исемлегендә Экология һәм табигый байлыклар, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Дәүләт торак инспекциясе бар. Ә кире кагылган гаризалар саны ягыннан «кара исемлек» башында - Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тора.

Порталның сәеррәк яклары да бар. Мәсәлән, юлда өелеп, машиналарга гына түгел, кешеләргә дә йөрергә комачау итә торган карны көрәп китегез әле, дип язсагыз, мөрәҗәгать барыбер ун көндә каралачак. Ә кайбер ведомстволар кар көрәү сыман көнендә хәл ителергә тиешле мәсьәләгә унынчы көндә генә керешергә мөмкин. Сәрия Сабурская әйтүенчә, ишегалларын кардан ТСЖ арындырырга тиеш.

Күптән түгел «Халык контроле»нә Экстремизм, динара һәм милләтара низаглар дип аталган яңа бүлек тә өстәлгән. Башкаларыннан аермалы буларак, әлеге бүлектәге мөрәҗәгатьләрне Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән башка беркем карый алмаячак.

Уңай хәл ителгән мөрәҗәгатьләр
2013 елда - 55%
2014 елда - 69%

2014 елда иң күп кабул ителгән мөрәҗәгатьләр
Тирә-якны төзекләндерү - 9201
Юл хәрәкәтен оештыру - 6437
Керергә яки чыгарга комачау итә торган машиналар - 1594
Торак-коммуналь хезмәтләр - 1905
Җәмәгать транспорты - 1186
Капиталь ремонт - 847
Сәүдә кагыйдәләрен бозу - 809
Сырхауханә белән хастаханә - 742

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов әйтүенчә, «Халык контроле»ннән үсеп чыгып, узган елның ноябреннән эшли башлаган «Халык инспекторы» кушымтасын бүгенгә смартфон белән планшетларына 20 мең кеше йөкләп, өч меңләп гариза кабул ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading