16+

«Халык контроле» вәкилләре Татарстан кибетләрендәге бәяләрне тикшерде

Бәяләрнең куышлы уйнавына чик кую өчен, "Бердәм Россия" партиясе "Халык контроле" проекты эшләтеп җибәрде.

«Халык контроле» вәкилләре Татарстан кибетләрендәге бәяләрне тикшерде

Бәяләрнең куышлы уйнавына чик кую өчен, "Бердәм Россия" партиясе "Халык контроле" проекты эшләтеп җибәрде.

Проект координаторы, Дәүләт Думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Ирина Яровая сүзләренчә, "Халык контроле" товар һәм даруларга бәянең чамадан тыш арттырылуы, куллану вакыты чыккан продукцияне сату очракларын фаш итүгә юнәлтелгән.

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлеге мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Лукина әйтүенчә, Татарстанда да "Халык контроле" вәкилләре күптән түгел кибетләргә чыгып кергән. Рейдны үтемлерәк итү өчен, депутатлар бу чарага пенсионерларны да җәлеп иткән. Алар бергәләшеп кулланучы кәрзиненә азык-төлек җыйган: балык консервлары, карабодай, ипи, тавык, бәрәңге, суган, шикәр комы, чәй, йомырка һәм сөт. Беренче кибеттә боларның барысы да 513 сумга төшкән, икенчесендә - 516 сум 45 тиенгә. Кәрзиндәге иң кыйммәтле ризыклар - тавык, йомырка һәм карабодай.

Шунысы гаҗәп, Наталья Лукина әйтүенчә, Казан белән чагыштырганда, республиканың кайбер шәһәр-районнарында кулланучы кәрзине кыйбатрак чыккан: Бөгелмәдә - 566 сум, Түбән Камада - 556 сум. "Халык контроле" вәкилләре туплаган бөтен мәгълүмат прокуратурага юлланган. Мондый тикшерүләр ай саен үтәчәк.

Белгечләр буларак катнашкан пенсионерлар бигрәк тә үзебездә ясалган продукциягә бәя артуга гаҗәпләнә. Әйтик, чит төбәктә җитештерелгән сөт белән чагыштырганда, безнеке 10 сумга кыйбатрак. Баксаң, Россиянең кайбер төбәкләрендә бәяләрне 200 процентка арттырганнар. Шулар белән чагыштырганда, бездә хәлләр ярыйсы икән әле.
Закон нигезендә, әгәр бер ай эчендә теге яки бу товарның бәясе 30 процентка артса, төбәк җитәкчелеге бәяне көйләү эшен үз кулына ала. Мондый мөмкинлектән Төмән белән Курган өлкә җитәкчелеге файдаланып, товарның бәясе фәлән сумнан артмаска, тиеш дигән чик куйган.

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, бәяләрне тикшерә торган мониторинг комиссиясе актив рәвештә эшләп җиткерми.

- Кибет хуҗалары ике төрле бәяне күрсәтсә, гадел булыр иде: беренчесендә - товарны күпмедән алуы, икенчесендә - күпмедән сатуы. 70-80 процентлык аерма буырга тиеш түгел! Барыбыз да бер көймәдә бит: сатып алучы да, сатучы да, җитештерүче дә, - диде Таһир Һадиев.

Сөенче!
Россиянең иң эре сәүдә челтәрләре социаль мөһим азык-төлек бәяләрен ике айга "катырырга" килешкән. Шартнамә төзегәндә, «Магнит», X5 Retail Group («Пятерочка», «Перекресток», «Карусель»), Metro Cash&Carry, «Лента», «Ашан» кебек ретейлерлар катнашкан. Хәзер әлеге проектны Монополиягә каршы федераль хезмәт өйрәнә. Әгәр килешүне тормышка ашырырга рөхсәт бирелсә, ике ай буе кибет киштәләре арасында кулны йөрәккә тотмый гына йөреп булачак. Әмма проектта бәяләре үзгәрмәячәк товарлар исемлеге юк, чөнки һәр ретейлер кулланучы кәрзинен үзе булдыра.

Фото newsm.info сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading