Гомерләрен милләткә хезмәт итүгә багышлаган шәхесләр бар. Озак еллар дәвамында татар халык авыз иҗаты җәүһәрләрен туплау белән шөгыльләнгән, бүген дә Наполеон планнары белән яшәүче тюрколог-галим, фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор Марсель Хәернас улы Бакиров - шундыйлар рәтеннән. КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтында Марсель әфәнденең 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган...
Галимне олы юбилее белән котларга хезмәттәшләре, шәкертләре, галимнәр һәм язучы-шагыйрьләр җыелган иде. «Соңгы елларда Марсель Хәернас улы белән бергә эшләү бәхете тәтеде. Аның исеме әдәбият теориясе тарихына алтын хәрефләр белән язылып куелган инде», - дип билгеләп үтте институт директоры Рәдиф Җамалетдинов юбилярны тәбрикләгәндә.
Марсель Бакиров - төрле темага язылган 450дән күбрәк фәнни мәкалә авторы. Аның татар фольклоры турында рус телендә дә монографияләре бар. Галим, киләсе елга тагын ике монография басылып чыгачак, дигән сүзләр белән дә шатландырды. Шуңа өстәп, Марсель Хәернас улы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы докторлык диссертациясе яклау советының актив әгъзасы да булып тора. Кичәгә әлеге институтның җитәкчесе Ким Миңнуллин да килгән иде. «Студент вакытта китапханәгә кайчан гына керсәң дә, Марсель абый шунда китапларга күмелеп утырган булыр иде. Ничә монография бастырып чыгарган кешегә һаман китап уку нәрсәгә кирәк икән, дип гаҗәпләнә идек», - дип, остазы турында хатирәләрен яңартты ул.
Кичәдә: «Марсель Бакиров КФУга гына сыеша торган галим түгел, ул - бөтен төрки дөньяга билгеле фольклорчы», - дигән сүзләр еш яңгырады. Галимнең татар телен һәм әдәбиятын, милләтен яратуы тиешле нәтиҗәне биргән. Быел аның Казан университетында эшли башлавына 44 ел була. «Фән өлкәсендә эшлисе эшләрем байтак әле», - дип торган галимнең татар халкы өчен тагын да зуррак рухи байлык туплап калдырачагына ышанмый мөмкин түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар