16+

Халык ял итәргә теләми?!

Үткәрелгән сораштырулар буенча, Россия халкының 50 проценты быел җәй ялга чыгып тормаска булган. Белгечләр, соңгы елларда бу күренеш аеруча еш күзәтелә, ди. Төп сәбәбен илдәге кризис белән бәйләп аңлаталар. Шул ук вакытта акча җиткерә алмаудан гына түгел, кемдер эшен калдырырга кеше тапмаудан, ял итәргә теләге булмаганга җәйге ялдан баш тарткан....

Ирек Шәрипов, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты:
- Без, гадәттәгечә, ялның бер өлешен туган якта эшләп уздырырга, икенче яртысында диңгез буена барырга җыенабыз. Хәзер заманалар үзгәрде, эшеннән бер айга ялга китүчеләр сирәк. Үз эшен җиренә җиткереп башкарган җаваплы кешеләрнең тыныч күңел белән вазифасын озакка калдырып китә алмаулары аңлашыла да. Отпускны өлешләп алу гадәткә керде, иң күбе - ике атнага. Җитәкчеләрдән дә, төп эшегездән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсез, дип кызыксынганым бар. 80 проценты: «Бер шөгылем дә юк, бар вакытымны эшкә багышлыйм», - дип җавап бирә.

Азат Фазлыев, җырчы:
- Быел күп эшләргә туры килде. Киләсе елга концертларыбыз тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Чит төбәкләргә дә күбрәк чыгарга җыенабыз. Шуңа да ял итмичә булмас, мөгаен. Дөрес, бер көн өйдә эшсез утырсак, җан түзми башлый инде безнең. Чит илгә баргач та, җиде көннән артык тора алмыйм. Туган як сагындыра. Шулай да быел диңгезгә барып кайтырга исәп. Эштән арынып торырга, башны сафландырырга, яңа энергия тупларга ял кирәк.

Айзилә Бариева, шәхси оешмада менеджер:
- Мин ел саен ялны документта рәсмиләштереп акчасын алам да эшләвемне дәвам итәм. Болай да атнасына бер көн генә ял каралган. Нык арыйм, әлбәттә. Кайсы көнне эшкә барасым да килми. Тик кредитларымны түләп бетермичә, ял турында уйлый алмам, мөгаен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading