16+

Хастаханәдә дәваланучыларга җомга күчтәнәче тараталар

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды, Республика клиник хастаханәсе белән берлектә, "Республика клиник хастаханәсендә дәваланучыларга җомга күчтәнәче" дигән яңа проектка старт бирә.

 Хастаханәдә дәваланучыларга җомга күчтәнәче тараталар

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды, Республика клиник хастаханәсе белән берлектә, "Республика клиник хастаханәсендә дәваланучыларга җомга күчтәнәче" дигән яңа проектка старт бирә.

"Зәкят" фонды белгече Гөлназ Галиева сүзләренчә, һәр айның соңгы җомгасында фонд хезмәткәрләре, хастаханәгә барып, авыруларның хәлен белешәчәкләр, аларга күчтәнәчләр тапшырачаклар.

- Без бу хастаханәне юкка гына сайламадык, биредә республиканың төрле районнарыннан килгән авырулар дәвалана. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә туганнары, танышлары алар янына еш килә алмый. Ә аларга игътибар бик кирәк. Шуңа күрә фонд хезмәткәрләре, күчтәнәчләр белән беррәттән, догалар укып, аларга изге теләкләрен дә җиткерергә булды. Проект 22 апрелендә старт ала. Әлеге чара кысаларында Изге Коръән сүрәләрен уку, "Гадел" мәчетенең имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакировның вәгазь сөйләве көтелә. Ахырдан барлык авыруларга сәламәтлек һәм тынычлык теләп дога укылачак, - дип сөйләде безгә ул.

"Зәкят" хәйрия фонды авырулар, ялгыз картлар, аз керемле гаиләләр, янгында йорт-җирсез калучылар һәм башка ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә гел булышып тора, аның хезмәткәрләре балалар йортларына, хосписларга да еш йөри. "Җомга күчтәнәче" акциясендә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моның өчен Сбербанк картасына (639002629014626229), "Пятничный гостинец" тамгасы белән, 150 сум акча күчерергә яки турыдан-туры "Зәкят" хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading