Без Казанның Тынычлык бистәсендә яшибез. Соңгы вакытта урамда хуҗасыз йөрүче этләр күбәйде. Алардан куркып, кичке якта урамга да чыкмыйбыз. Хуҗасыз этләр турында кая хәбәр итәргә икән?
Гөлнар Галимова, Казан.
Хуҗасыз этләр мәсьәләсе буенча «Халык контроле»нә хәбәр итәргә мөмкин. Чөнки биредә узган елда «Караучысыз хайваннар» дигән категория булдырылды. Әйтергә кирәк, «Халык...
Без Казанның Тынычлык бистәсендә яшибез. Соңгы вакытта урамда хуҗасыз йөрүче этләр күбәйде. Алардан куркып, кичке якта урамга да чыкмыйбыз. Хуҗасыз этләр турында кая хәбәр итәргә икән?
Гөлнар Галимова, Казан.
Хуҗасыз этләр мәсьәләсе буенча «Халык контроле»нә хәбәр итәргә мөмкин. Чөнки биредә узган елда «Караучысыз хайваннар» дигән категория булдырылды. Әйтергә кирәк, «Халык контроле»нә казанлылар гына түгел, Татарстанда яшәүче бөтен кеше дә яза ала. Сезнең мөрәҗәгать кабул ителгәч, җаваплы кешеләр чара күрәчәк. Мәсәлән, шәһәрләрдәге һәм ял итү урыннарындагы ташландык хайваннар турында бүгенгә кадәр 386 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шуның 367се инде каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар