Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе территориясендә Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, автоһәвәскәр бабайлар һәм әбиләр бәйгесе үткәрелде.
Шәһәрләрдә һәм районнарда җиңгән кырыктан артык кеше финалга чыкты. Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев: " Бездә яшьләргә - юл, ә өлкәннәргә хөрмәт. Ветераннар тәҗрибәсе, яхшы үрнәге ул һәрвакыт кирәк. Әле күптән түгел генә Казанда өлкәннәр арасында компьютер белеме буенча халыкара ярыш булды. Анда Россия тебәкләреннән һәм чит илләрдән килделәр. Татарстан командасы җиңү яулады. Өлкән автоһәвәскәрләр арасында шәһәр һәм район бәйгеләрен алга таба да дәвам итәргә кирәк, бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауда бик үтемле чара, - дип, конкурсантларга уңышлар теләде.
- "Автобабайлар" һәм "Автоәбиләр" конкурсын 2011елда үзебезнең автоинспекция ветераннары өчен генә үткәргән идек. Тора-бара ул республика күләмгә әверелде, без моңа шат кына, - диде ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.
Бәйгедә "В" категориясендәге таныклыгы булган 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ир-атлар катнаша.
Быелгы ярышта хатын-кызлар арасында беренчелеккә Бөгелмәдән Наталья Березовская иреште. Лаештан Розалия Вәлиуллина -икенче, ә Буадан Хаҗирә Кәлимуллина - өченче. Ир-атлар арасында җиңүче - Әлфакь Мифтахов (Казан). Икенче урында Вальмер Гыйльманов (Әлмәт), өченче - Түбән Камадан Юрий Посыпкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар