16+

Иң яхшысы – «Казан-Арена»!

Казанда 2013 елда булган Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ачылышы һәм ябылыш тантаналарын уздыру өчен махсус төзелгән «Казан-Арена» стадионы дөньядагы иң яхшы стадион дип танылырга мөмкин.

Иң яхшысы – «Казан-Арена»!

Казанда 2013 елда булган Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ачылышы һәм ябылыш тантаналарын уздыру өчен махсус төзелгән «Казан-Арена» стадионы дөньядагы иң яхшы стадион дип танылырга мөмкин.

StadiumDB.com. хәбәр иткәнчә, «2013 елда ачылган иң яхшы спорт аренасы» булып танылуга дәгъва кылучы 18 стадион арасында ул.
«Әлеге стадион - яңа Россия футболы витринасы. Тиздән аңа, премьер-лиганың имиджын үзгәртеп, башка ареналарның зур дулкыны килеп кушылачак, - дип белдерде конкурсны оештыручы Михал Карас. - Әмма хәзер, биредә «Рубин»ның беренче матчы булганчыга кадәр үк, фасадына галәмәт зур экран беркетелгән стадион Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россиядә күңелне җәлеп итәрлек футбол локацияләренең берсе булып санала».
«Казан-Арена» белән кемнәр ярышачак соң, дигәндә, дәгъвачылар арасында Бразилиядә футбол буенча дөнья чемпионатына дип төзелгән һәм реконструкцияләнгән 6 арена, шулай ук Кытай, Франция, Ирак, Чили, Бельгия, АКШ, Канада, Төркия һәм Швеция спорт комплекслары бар. Иң яхшы стадион өчен тавыш бирү дүртенче мәртәбә үткәрелә. Элек бу исемгә «Гремио» (Порту-Алегри, Бразилия), PGE Arena (Гданьск, Польша) һәм Aviva Stadium (Дублин, Ирландия) лаек булган.
PS. «Казан-Арена»да беренче футбол матчы 26 майда узачак дип фаразлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading