16+

«Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга җыена

Журналистлар өчен “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Әлмирә Әдиятуллина исемендәге бүләк-премия оештыра.

«Ярдәм» фонды журналистлар өчен Әлмирә Әдиятуллина исемендәге премия булдырырга җыена

Журналистлар өчен “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фонды Әлмирә Әдиятуллина исемендәге бүләк-премия оештыра.

Ул журналистикада әдәп-әхлак  кагыйдәләрен саклауны күзаллый. Ул биш төрле юнәлештә тапшырылачак. ТВ-тапшыру, радио-тапшыру, ТВ-яңалык, репортаж, басма матбугатта мәкалә, интернет-матбугатта язмалар циклы өчен биреләчәк.

Билгеле булганча, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира апа Әдиятуллина бик тынгысыз шәхес иде. Ул 1964 елдан башлап 1993 елга кадәр “Азат хатын” – “Сөембикә” журналында эшләде. Һәрвакыт мөселман хатын-кызлары лидеры булды. Паспортка яулык белән фотога төшү хокукын алды.  Бик озак еллар “Мөслимә” газетасын нәшер итте.  

Журналистика ветераны соңгы дистә елын “Ярдәм” фонды карамагында үткәрде. Анда да ул иҗат һәм иҗтимагый эш белән шөгыльләнде. “Ярдәм” фондының вице-президенты, укыту-реаблитация үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова белдерүенчә, Әлмира ханымның якты истәлеген хөрмәт итеп, үрнәк шәхес буларак фонд журналистлар өчен Әдиятуллина премиясен оештырырга уйлаганнар. 

Шулай итеп, журналистлар өчен яңа бәйге игълан ителә. Киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр, гамәлләр турындагы иҗади язмалар, яхшылыкка өндәүче киң кырлы темаларны үз эченә алынган материаллар кабул ителә. Мәкалә, сюжет һәм язмалар быелның март-октябрь айларында әзерләнергә тиеш. Нәтиҗә декабрь аенда ясалачак. Бүләк турында төп нигезләмә “Ярдәм-Помощь” ГХФ сайтында һәм “Мөслимә” газетасының Рамазан аенда чыгачак махсус тиражында басылачак. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading