16+

Ясаган ачышыңны кәгазьдә генә калдырма

Татарстанда 12 ноябрьгә кадәр “Ел инженеры” республика конкурсына проектлар кабул ителә

Ясаган ачышыңны кәгазьдә генә калдырма

Татарстанда 12 ноябрьгә кадәр “Ел инженеры” республика конкурсына проектлар кабул ителә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә “Ел инженеры” республика конкурсы 2019 елдан бирле үткәрелә.

– Республикада сәнәгать үсештә, инженер кадрлар һәрвакыт кирәк. Бәйгедә инде 1200 кеше катнашты, шулардан 141е җиңүче булды. Конкурс проектлары сәнәгать тармакларында кулланыш таба, – диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Россия Президенты Владимир Путин илебезнең технологияләр ягыннан мөстәкыйльлеккә ирешүен бурыч итеп куйды. 

– Инженерлар арасындагы конкурс сәнәгатьнең үсешенә, чит илләр товарларына алмаш булдыруга этәргеч бирә, – диде Татарстан Республикасының эшкуарлары һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман.
Узган елдагы конкурста җиңү яулаган Ренат Әхмәдуллин белән Александр Никитин студентларны, предприятиеләр инженерларын ясаган ачышларын кәгазьдә генә калдырмаска, ә дөньяга танытып, кулланышка кертергә чакырды.

“Ел инженеры” конкурсында Россия гражданы булган студентлар, предприятиеләр инженерлары катнаша. 36 җиңүче ачыклана, аларга кыйммәтле бүләкләр бирелә, ә акчалата түләү каралмаган.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading