Мине дөрес аңларга кирәк. Мин дөнья буйлап йөргән һәм хатын-кызларны да күп күргән кеше. Бозык та, нәрсәгәдер мөкиббән киткән ир заты да түгел. Мин – дөньяга һәм аның матурлыкларына гашыйк. Яшермим, мин матурлыкны бәяли беләм.
Рәссамнар аларны шәрә килеш тә, анадан тума чишендереп тә үлемсез картиналар язган. Язучы халкы проза, лирика әсәрләре тудырганнар. Араларында А.С.Пушкин да бар. 1823 елның 9 маенда яза башлап, 1831 елның 5 октярендә тәмам иткән “Евгений Онегин” шигъри романында мондый юллар бар: Люблю их ножки; только вряд Найдете вы в России целой Три пары стройных женских ног. Ах! долго я забыть не мог Две ножки… Грустный, охладелый, Я всё их помню, и во сне Они тревожат сердце мне...
Укучыларым! Мин Александр Сергеевич белән узыша алмам. Әмма үземнән дә бер ике юл гына өстәргә батырчылык итәм. Пушкинның шул, үзе язган аякларның тез турыларының арткы ягындагы уентыга күзе төшкәндерме, юктырмы - миңа караңгы. Ә менә язучылар арасында шул, бит алмаларындагы сыман батынкы урыннарга мәдхия җырлаучылар бар. Миңа, пенсионер статусындагы кешегә, хатыннарның аяклары артындагы чокырларны карап, барлап.... йөрү килешмәс. Бары тик яшьлек елларымнан калган истәлекләрем белән уртаклашсам гына. Хатын-кызның аяклары кайсылары Пушкин әйткәнчә матур гына дугаланып тора, ә кайсыберләре юан яки нечкә. Әмма алар нинди генә булмасын, ир-атларның күзләре төшә торган урын. Чынлап та, шул аяклардагы батынкы урыннар Көньяк Американың 5 млн кв. км. мәйданда җәйрап яткан Амазонка түбәнлегенә тартым. Алар игътибар үзәгендә һәм бик назлы... Бары тик бер аерма: Амазонка түбәнлеге бары тик җәелеп ятуын гына белә; ә гүзәл затларыбызның аяклары дөньялар, илләр-җирләр буйлап гизә. Күргәнегезчә, шул чакларда да алар наз, матурлык өләшеп, бик күп ирләрнең күңелләрендәге ярату хисләрен дөрләтә...
Укучыларым, күрәсездер, бик катлаулы, әмма матур тема. Шуңа күрәдерме, язмам кәкре-бөкере басу, урмандагы сукмак сыман бара. Әллә баш әйләнә, әллә хисләр дулкынлана... Шулай итеп, син урам буйлап барасың. Каршыңа кыз бала килә. Чалбар ертык, тез башлары чыккан. Белүем буенча, бу – гранж стиле. Күкрәк ачык, ирен кабартылган. Кашы җәя кершәне сыман. Минем каршымда, укучым, укылган, күп укылудан таушалып беткән китап! Юк серлелек һәм аны чишендереп карау теләге дә юк. Чөнки инде ул ярым чишенеп килә, юк монда интрига. Юк могҗизага тиң яшерен гәүдә. Болай итеп йөрү ул хәзер дә трендта. Ягъни, безнең үткән заман телендә: ул хәзер дә модада.
Син укучым, дөрес уйла, мин иске фикерле кеше түгел. Кайчакларда заман үзе миннән артта каладыр сыман. Шул ук урам яки тыкрык. Тагын берәү килә. Төренеп беткән, алпавыт биясе сыман. Кышкы суыкларда буаз атны чүпрәк-чапрак белән төреп җылытканнар. Суык түгел, бары тик туташ хиджаб кигән. Менә шушы урында тормышка булган ике караш очраша. Берсе аның - сулга, икенчесе уңга ауган. Ә син кешем аума бер якка да. Бар уртадан. Урмандагы агачлар да буйга туры үсә. Табигать законнары шулай. Бар җирнең тарту көче, законнары. ... аннан соң, синең киенеп йөрүең бары тик кояш баеганчы гына. Чишенгәч, Ходай каршында бар кешеләр берүк төсле. Төн пәрдәсе яшерә барлык кимчелекне. Караңгыда кешеләр матур, йоклаганда бар да әйбәт. Монысы инде – мәңгелек тренд!
Комментарийлар