16+

Ике дога ятласаң – 10 сум!

Декрет ялына чыкканыма ноябрьдә 1 ел булды. Шул ялдан хуҗалар рәхәтләнә файдаланып.

Ике дога ятласаң – 10 сум!

Декрет ялына чыкканыма ноябрьдә 1 ел булды. Шул ялдан хуҗалар рәхәтләнә файдаланып.

Бүген менә кыстыбый белән сыйландылар. Әби аны тары ярмасы белән пешерә иде. Аның тәмлелеге-е-е! Сагынам әби пешергән ризыкларны. Җәй өй тулы бала булыр иде үзендә. Ә көз бөтенесе китеп бетә һәм әби белән бабайның игътибары миңа гына кала. Иртә торган җиргә әби кабарып торган коймаклар яисә тары белән кыстыбый пешергән була. Оста иде, мәрхүмә. Бабай белән мактый-мактый сыйлана идек.

Көз бакчаларында әллә ничә төрле алма өлгерә иде. Әби шул алмалардан бәлеш сала. Андый бәлешне минем әби генә пешерә иде, билләһи!
Сап-сары, ярмалы "китайка"ларны бабай белән җыеп, сыерларына ашата идек. Хәзер инде ул алмагач та картайды, бетте...

Берсендә кунакка яз бардым. Каникул вакыты иде. Пасха тирәсе булганын хәтерлим. Әби йомырка пешергән. Ул йомыркаларның тышы кызгылт. Әби әйтә: "Бакчадагы шомыртлыкка торна салып киткән", - ди. Үзе бабайга күз кыса. Мин бала бит, ышанып, "торна" йомыркасы ашадым.
Беренче догаларны да әби өйрәтте безгә. Мотивация да көчле иде: ике дога ятласаң – 10 сум! Бала вакытта өйрәнгән догаларны хәзер улыма да өйрәтәм. Башка яшьтән сеңгән әйбер мәңге онытылмый ул.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading